Помидор, татлы борыч, кыяр, баклажан кәлшәләрен ничек дөрес итеп үстерергә? Россельхозцентрның Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова бакчачылар өчен бик мөһим бу эшләрне аңлатты. Су сибү. Орлыкларның тишелеп чыгуы өчен бүлмә температурасының +25 градустан ким булмавы кирәк. Ә инде тишелгәч, үсентеләргә һәр көн саен су бөркергә һәм, мөмкинлеккә карап, һава дымландыргычтан (увлажнитель) файдаланырга. Туфракның өске катламы кипшерүгә карап, су сибәргә. Әмма суны кәлшәнең тамырларына түгел, бәлки савытның кырыйларына юнәлтү әйбәт. Үсентеләр тишелгәч, беренче тапкыр аз гына юешләтәбез. Ә инде берәр атнадан соң, һәрбер үсентедә икешәр яки өчәр яфрак пәйда булгач, суга аз гына тукландыргыч матдә өстәп сибәбез. Тукландыру. Үсентеләрне гадәттә тишелеп чыкканнан соң ун көн узгач тукландыра башлыйлар. Комплекслы яки гади ашламалар белән. Ашламаны сатып алганда, маркировкасына игътибар итәргә кирәк. Ник дигәндә, кечкенә һәм зур үсентеләр өчен төрле ашлама таләп ителә. Үсенте я
Помидор, татлы борыч, кыяр, баклажан кәлшәләрен ничек дөрес итеп үстерергә?
9 марта 20249 мар 2024
2
2 мин