Найти в Дзене
Газета «Туган як»

«Әнгам, туган! Тагын бер шигыреңне укы инде?!»

Миңа татар халкының талантлы шагырьләренең берсе, баш бирмәс, бунтарь, күренекле каләм остасы Әнгам Атнабаев белән гомеремдә ике тапкыр очрашырга туры килде.
Беренче тапкыр мин аны 1968 елда Башкорт дәүләт университетының актлар залында Башкортстан шагыйрьләре белән очрашуда күрдем. Ул кичәдә без, филология факультетының 2‑4 курслары студентлары, Атнабайның үзенә генә хас булган тавышы, аерым бер интонациясе белән укыган шигырьләрен тыңлап, аларның эчтәлегенә, матурлыгына сокланып, «Табигать кешегә шулкадәр искиткеч талант та, кыюлык та бирсә дә бирә икән», — дип уйлап, аның чыгышыннан соң басып, озак итеп кул чыптык. Тагын да очрашуларга килүен үтендек. Ул һаман да минем күз алдымда: зифа буй‑сын, озын чәч, сызылып киткән кара мыек, үзенә генә хас ачык елмаю...
Икенче тапкыр мин аны тын да алмыйча кышкы каникуллар вакытында үземнең авылдашларым белән Иске Тугай авылында тыңладым. Ул елны Әнгам Атнабаев агитбригада белән Ярмәкәй районы колхозчылары белән очрашуга килгән иде. Ул кичәдә

Миңа татар халкының талантлы шагырьләренең берсе, баш бирмәс, бунтарь, күренекле каләм остасы Әнгам Атнабаев белән гомеремдә ике тапкыр очрашырга туры килде.
Беренче тапкыр мин аны 1968 елда Башкорт дәүләт университетының актлар залында Башкортстан шагыйрьләре белән очрашуда күрдем. Ул кичәдә без, филология факультетының 2‑4 курслары студентлары, Атнабайның үзенә генә хас булган тавышы, аерым бер интонациясе белән укыган шигырьләрен тыңлап, аларның эчтәлегенә, матурлыгына сокланып, «Табигать кешегә шулкадәр искиткеч талант та, кыюлык та бирсә дә бирә икән», — дип уйлап, аның чыгышыннан соң басып, озак итеп кул чыптык. Тагын да очрашуларга килүен үтендек. Ул һаман да минем күз алдымда: зифа буй‑сын, озын чәч, сызылып киткән кара мыек, үзенә генә хас ачык елмаю...
Икенче тапкыр мин аны тын да алмыйча кышкы каникуллар вакытында үземнең авылдашларым белән Иске Тугай авылында тыңладым. Ул елны Әнгам Атнабаев агитбригада белән Ярмәкәй районы колхозчылары белән очрашуга килгән иде. Ул кичәдә дә «Әнгам, туган! Тагын бер генә шигыреңне укы инде?!», — дип үтенүчеләр күп булды. Аның шулкадәр сокландыргыч, бай эчтәлекле, чынбарлыкны чагылдырган шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады.
Гомерем юлында аның иҗатына әйләнеп кайтырга тагын өченче бер сәбәп булды. 1992 елда миңа мәктәпне тәмамлауга 25 ел тулуга багышланган очрашу кичәсен үткәрергә туры килде. Чара бик күңелле, матур үтте. Сыйныф җитәкчебез Вахидә Габдулла кызы миңа рәхмәт әйтеп, хат җибәргән иде.
«Рәхмәт, Розалия, яшәр өчен көч бирдегез», — диел­гән иде ул хатта.
Конверт эчендә Әнгам Атна­баевның «Кешегә нәрсә җитми?» дигән шигыре дә бар иде. Еллар үткән саен мин аның мәгънәсен тагын да ныграк аңладым.
Хәзерге вакытта, инде хаклы ялда булып, аның иҗатына яңадан әйләнеп кайтып, аның сокландыргыч шигырьләрен рус телендә укучы әдәбият сөю­челәргә, үземнең балаларыма тәрҗемә итәм. Чөнки әдәбият дөньясында Андрей Дементьев, Евгений Евтушенко кебек талантлы рус шагыйрьләре бар. Әнгам Атнабаев исә татар халкының кабатланмас каләм остасы.

Розалия Насыйбуллина

Кешегә нәрсә җитми?
Бу кешегә һәрчак нидер җитми:
Кара икмәк булса, ак җитми,
Шуышып йөргән чакта – аяк җитми,
Җәяү йөргән чакта — ат җитми,
Аты булса, машинасы җитми,
Очар өчен ракетасы җитми,
Планетасы җитми...
Күк җитми...
Бу кешегә ифрат күп җитми.
Шул кешегә ләкин кайчагында,
Башларына кайгы төшепме,
Бинахакка кайгы күтәрепме,
Гамьсезлектән җаны өшепме,
Ап-акны да кап-карага буяп,
Матурны да ямьсез күргәндә,
Якты дөнья белән бәхилләшеп,
Һәлакәтен эзләп йөргәндә, —
Шул юлыннан тартып алыр өчен,
Бу кешегә ифрат аз җитә:
Бер җылы сүз —
Күңел эретерлек наз җитә.
Ышанасы килми
Кичә берәү бу дөньядан китте,
Каршы торалмады үлемгә.
Кеше гомере мәңге түгелгә
Кыен булып куйды күңелгә.
Кыен булды...
Ләкин бүген иртән
Кояш чыкты, көлеп, кызарып.
Вак-вак басып,
көянтәсен асып,
Суга китте күрше кызлары.
Җилләр исте...
Җилләр түбән очтан
Алып килде төтен исләрен.
«Кемнәр бүген кунак чакыра икән,
Иртә яккан шулай мичләрен?
Кемнәр икән бүген шатланыр —
Хатлар алыр икән ерактан?
Кайсы кызның бәхете җиңәр икән —
Кемнәр кайтыр икән солдаттан?..»
Уйларымны челпәрәмә ватып,
Килеп керде күршем атылып, —
Үзе көлә, үзе аптырый —
Игез малай тапкан хатыны!
Җир өстендә яңа көн башланды,
Җиңел булып китте күңелгә.
Җиңелмәслек нәрсә түгел лә —
Ышанасы килми үлемгә,
Кеше гомере мәңге түгелгә.


Кара икмәк
Әнкәй миңа кара икмәк, чәйнәп,
Имезлеккә салып биргән дә,
Үзе киткән урак урырга...
Елаганмын,
ләкин чыдаганмын —
Икмәк белән була торырга.
Кара икмәк бәләкәйдән таныш,
Беләм аның кыйммәт икәнен,
Бер телеме өчен
кешеләрнең
Таңга кадәр чират көткәнен.
Кара икмәк зур мәсьәлә булган:
Йөз граммлап аны бүлгәннәр,
Кош теледәй шул граммнар өчен
Сугышканнар,
хәтта үлгәннәр...
Шул чакларны онытабыз бугай,
Әйтерсең лә, күктән төшкәнбез.
Беребез дә күктән төшмәгәнбез,
Кара икмәк ашап үскәнбез.
Ул вакытлар мәңге кире кайтмас,
Без ашыйбыз хәзер калачын,
Тик калачның тәмен белер өчен
Онытмаек аның карасын.
Онытмаек
җәйге челләләрдә
Җиң сызганып кемнәр иккәнен,
Онытмаек бәрәкәтле җирнең —
Кара җирнең кара икмәген!

Туфрак
Түш кесәгә салып йөртәсе бар
Үзебезнең туган туфракны;
Тирләр тамып яргаланып кипкән,
Кайгылардан кара янып беткән,
Туйдыручы туган туфракны.
Шул туфрактан чыккан
малайлар без,
Кендегебез шуңа ябышкан.
Аермабыз, булса, чак кынадыр
Шул туфракта үскән арыштан.
Арыш үскән җирнең хуҗасы без,
Килмәгәнбез аңа кунакка.
Тереләр дә атлый шул туфрактан,
Үлеләр дә – шул ук туфракта.
Безне язмыш кайчак илтеп бәрә
Күз күреме җитмәс якларга.
Каф таулары аша бәндәләрне
Шушы туфрак тартып кайтара.
Тирләр тамып яргаланып кипкән,
Кайгылардан кара янып беткән
Туйдыручы гомум торакны —
Үзебезнең туган туфракны
Түш кесәгә салып йөртәсе бар.
Белеп бетермибез кадерен.
...Кай туфракта булса туган йортым,
Шул туфракта булсын каберем.
Әнгам Атнабаев