Менә шундый исем астында узган ачык шәһәр фестиваль‑конкурсында 706 катнашучы төрле номинацияләрдә 196 номер тәкъдим итте. Яшь йолдызчыкларның талантын бәяләр өчен жюрига 13 сәгать вакыт таләп ителде Башкортстан Республикасы башлыгының Грантлар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган иҗади проект сәнгатькә гашыйк малайларны һәм кызларны зур сәхнәдә беренче тапкыр гына очраштырмый.
Яшьләр сараенда үткән «Матурлыкка синең юл» фестиваленең гала‑концертында яшь талантларны БР мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина, БР мәгариф министрының беренче урынбасары Светлана Антипина, БР Грантлар фонды вәкиле Елена Рудявко һәм хакимият башлыгы Алексей Пальчинский җылы сәламләде.
Наталья Лапшина Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сәламләү хатын укыды. Наталья Михайловна барлык катнашучыларны иҗат бәйрәме белән котлады, бәйгенең инициаторы Тамара Беловага һәм аның командасына бу искиткеч проектны тормышка ашырганнары өчен, шулай ук ата‑аналарга һәм остазларга сабырлыклары,