Найти в Дзене
Газета «Туган як»

Вакыт сайлаган батырлар

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарганга агымдагы елда 35 ел тулды. Октябрьскийлылар 15 февральне лаеклы билгеләп узды Тарихи иртә шәһәрнең Җиңү паркында башланды. Әфган җиреннән совет гаскәрләренең чыгарылу көнен Октябрьскийда Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән русиялеләрне искә алып, Хәтер акциясе үткәрелде.
Чарада шәһәр халкы, локаль хәрби низаглар ветераннары, булачак Ватан сакчылары, «Җиңү волонтерлары», яшьләр патриотик берләшмәләре вәкилләре, шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре коллективлары һәм, әлбәттә, хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары катнашты.
Октябрьскийлыларга җы­лы сүзләр белән шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский мөрәҗәгать итте. Шулай ук хәрби комиссар подполковник Валерий Шәрифуллин һәм шәһәрнең сугышчы-интернационалистларның җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Андрей Пелих чыгыш ясады.
Хәтер акциясендә Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә гомерләре өзелгән Олег Панфилов, Александр Логинов, Илгиз Мөфтахов, Илдар Фәтхетдинов, Алексей Леонтьев, Сирень Гыйльманов,
Виктор ЛУШКИН фотолары
Виктор ЛУШКИН фотолары

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарганга агымдагы елда 35 ел тулды. Октябрьскийлылар 15 февральне лаеклы билгеләп узды

-2

Тарихи иртә шәһәрнең Җиңү паркында башланды. Әфган җиреннән совет гаскәрләренең чыгарылу көнен Октябрьскийда Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән русиялеләрне искә алып, Хәтер акциясе үткәрелде.
Чарада шәһәр халкы, локаль хәрби низаглар ветераннары, булачак Ватан сакчылары, «Җиңү волонтерлары», яшьләр патриотик берләшмәләре вәкилләре, шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре коллективлары һәм, әлбәттә, хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары катнашты.
Октябрьскийлыларга җы­лы сүзләр белән шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский мөрәҗәгать итте. Шулай ук хәрби комиссар подполковник Валерий Шәрифуллин һәм шәһәрнең сугышчы-интернационалистларның җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Андрей Пелих чыгыш ясады.
Хәтер акциясендә Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә гомерләре өзелгән Олег Панфилов, Александр Логинов, Илгиз Мөфтахов, Илдар Фәтхетдинов, Алексей Леонтьев, Сирень Гыйльманов, Азат Шәрифуллинны искә алдылар. Сугыш барышында 18 шәһәр кешесе яраланган, өчесе инвалид булып калган.
Шуны да әйтергә кирәк, Әфган сугышын узган солдатларның күбесе хәзерге вакытта махсус операция үткәрү зонасында хәрби бурычларын үтәүне дәвам итә.
Хәтер акциясе сугышчы‑интернационалистлар мемориалына, «Хөрмәт һәм дан» чик сакчылары, «Бездән башка беркем дә!» һава‑десант гаскәрләре сугышчылары, «Диңгез чикләрен саклаучылар» һәйкәлләренә, Солдат уйлары мемориалына чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Совет гаскәрләрен Әфган­станнан чыгаруга 35 ел тулуны билгеләп үтү шәһәр Мәдәният йортында дәвам итте. Таулар илендәге утлы кыялар аша 600 мең совет солдаты һәм офицер тугыз елдан артык каты сынау­лар, фаҗига һәм югалту аша узган. 15 меңнән артык солдатның гомере өзелгән, алты меңе Ватанга кайткач, сугышта алган яра һәм авырулардан вафат булган, 311 кеше хәбәрсез югалган.
Әфган сугышында Башкортстаннан 10 меңгә якын кеше катнашкан, 497 солдат төрле тән ярасы алган, 307 хәрби яу кырында башын салган.
«Безгә, бүгенге яшь буынга, хәрби интер­нацио­налистларның батырлыгын һәм ныклыгын истә тоту, ерак Әфган җирендә кан койган корбаннарны искә алу мөһим. Без бу сугышта туганнарын һәм якыннарын мәңгегә югалт­кан кешеләр белән әлеге хәсрәтнең бар авырлыгын уртаклашабыз, аларның батырлыгы мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак» — тантаналы чарада яңгыраган сүзләргә никадәр тирән мәгънә салынган.
Концертны Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский ачты. Ул искә төшергәнчә, «игълан ителмәгән» Әфган сугышы аның турыдан‑туры катнашучыларына гына түгел, ә илебезнең бөтен халкына да кагылды.
— Бүген безнең төп максат — бер генә солдатны да, аның хәрби антына тугрылыгын, намусын һәм батырлыгын, катлаулы вәзгыять шартларында югалып калмавын, аларның ата‑бабаларының данлы сугыш традицияләрен дәвам итүдә каһарманлык күрсәтүләрен онытмау, — дип билгеләп үтте Алексей Евгеньевич.
Яшьләрне хәрби‑патриотик тәрбияләүдә катнашкан, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен сугыш хәрәкәтләре ветераннары шәһәр хаки­миятенең һәм сугыш хәрә­кәтләре ветераннары Сове­тының Мактау грамоталары, шулай ук Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруның 35 еллыгына медальләр белән бүләкләнделәр.

-3