Шәһәр мәдәният йортында «Башкортстанның ел укытучысы-2024» республика педагогик осталык конкурсының муниципаль этабында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Быел 32нче тапкыр оештырылган бәйгедә Октябрьский гомумбелем бирү учреждениеләреннән талантлы 12 педагог катнашты. «Елның яшь укытучысы» исеме өчен дүрт һөнәрман көч сынашты.
«Ел укытучысы-2024» конкурсында катнашучыларны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде.
— Безнең шәһәрдә үз һөнәренә гашыйк булган сәләтле, максатчан, яшь буынны тәрбияләүгә бөтен көчен һәм энергиясен салган кешеләр яши һәм эшли, — диде ул. — «Башкортстанның ел укытучысы» республика педагогик осталык конкурсында катнашучыларның барысы да җиңүче, чөнки сезнең кебек зур тәҗрибәгә һәм сабырлыкка ия һөнәрманнар гына заман сулышын тоеп, мәгариф системасы эшчәнлеген эзлекле һәм уңышлы итеп кора ала.
Ниһаять, көннең иң дулкынландыргыч — җиңүчеләр һәм призерлар белән танышу вакыты җитте.
«Ел укытучысы-2024» республика конкурсының муниципаль этабы җ