Найти тему
Булат Ибраһим

ОЧА ТОРГАН САМОКАТ

Оча торган самокат (яшүсмерләр өчен маҗаралы хикәя)

1.

Без Хәмит белән инде елдан артык оча торган самокат ясыйбыз. Һәр көн мәктәптән соң гаражда эш кайный.

Бүген, ниһаять, очыш ясыйбыз дигән көнне Хәмит кенә кайда йөридер. Килеп җитәм дигән иде сәгать өчкә. Инде дүртенче ике минут китте.

Шул чак гараж ишеген тирләп пешеп беткән Хәмит ачып керде.

- Уф, пештем. Соңга калам дип юлны кызыл светофорга йөгереп чыктым. Камерадан күреп калган булсалар штраф килерме инде?

- Килә инде, ник килмәсен. 500 сумыңны әзерләп көтеп тор. Аккумуляторларны алып килдеңме?

Хәмит рюкзагыннан ике зур төргәк чыгарып куя.

- Менә. Әти литий-кремниевый аккумулятор иң яхшысы хәзер дип әйтте.

- Шәп, - диде Хәким һәм төргәктән аккумуляторларны алып самокатка урнаштыра башлады, - хәзер бер-ике чыбыкны эретеп ябыштырабыз да самокат әзер.

Малайлар икесе дә җиң сызганып эшкә керештеләр.

- Хәким, бу юлы очармы икән самокатыбыз?

- Очарга тиеш. Теге юлы аның радиаторы кечкенә булып кызып кына китте. Бу юлы зурысы сынатмас. Аккумуляторы да хәзер яңа.

- "Казан егетләре Хәким белән Хәмит оча торган самокат ясаганнар" дип язып чыгарлармы икән.

- Очып китә алсак язачаклар инде. Булды бугай бу. Әйдә, ач ишекләрне.

Хәмит гараж ишекләрен ачып җибәрә дә егетләр бергәләшеп самокатны урамга этеп чыгаралар.

-Ну, Аллага тапшырдык. Әйдә, утыр, Хәмит.

Егетләр каскаларын киеп самокатны кабызып җибәрәләр дә кузгалалар. Спидометр тизлекне сәгатенә 60 километрдан артык дип күрсәтә башлаганда Хәким бар булган көченә: "Әйдә, пропеллерны кабыз", - дип кычкырып җибәрде...

2.

"Матур да инде безнең Казан" - дип уйлап куйды Хәмит. Җирдән һавага күтәрелеп китүләренә әле үзләре дә ышанып бетмиләр.

Чынлап та матур бит. Кол Шәриф мәчете әллә каян ялтырап тора, бераз гына кыйшайган булса да Сөембикә манарасы үзенең 58 метрлы горур гәүдәсен төз итеп тотарга тырыша. Астан кемдер кул болгый. Телефонга төшерәләр. Еракта Оргсинтез заводының торбаларыннан чыккан төтен урман җәнлекләре кыяфәтенә кереп тимер юл вокзалына ашыга кебек. Ә алар очалар да, очалар. Хәкимнең "генератор юньләп эшләми, тизрәк төшәргә кирәк" дигән сүзләре колакны ярып, шушы рәхәтлектән айнытып җибәрде. Нәрсә ди, генератор диме? Генератор эшләмәсә аккумулятор зарядка җыймыячак, ә аккумуляторның заряды бетсә, бетте баш.

Хәмитнең йөрәге дөп-дөп тибә башлады...

Хәкимнең тырышлыгы белән самокат Локомотив пляжы комнарына килеп төште. Барысы да исән-сау. Мондый вакытта кеше үзе турында уйлыймы соң инде. Иң мөһиме самокат исән-сау – оча торган самокат. Әле ярый сентябрьдә көннәр салкынайткач пляждагы кешеләр таралышып беткән. Югыйсә җәй буе кая анда самокат төшәрлек урын булсын, алма төшәрлек тә урын юк иде.

3.

Хәмит өенә соң гына кайтты. Әнисе Нурсолтан апа ул кайтканда ТНВ каналыннан "Хәбәрләр" карап утыра иде. Шул вакыт экрандагы диктор апа "Бүген Казан өстендә оча торган самокат күргәннәр" дип сөйләп җибәрмәсенме. "Күктәге әлеге шаккаткыч әйберне шәһәр халкы кешеләре телефонга төшереп социаль челтәрләрдә бүлешкәннәр" ди.

- Әни, мин кайттым.

- Ярар, Хәмит. Подъезда әтиең күренмиме анда? Сафа абыеңның машинасын ремонтлыйсы бар дип чыгып киткән иде.

- Күрмәдем. Нишләгән Сафа абый?

- Кичә авылдан килгәндә юлда ватылып калган. Эвакуатор белән алып кайтканнар.

- Алай икән, - диде дә Хәмит, кухняга кереп чәй эчәргә утырды.

Бераздан телевизорын сүндереп кухняга әнисе дә килеп керде.

- Дәресләреңне әзерләргә онытма.

Хәмит бу вакытта Хәкимгә "Безне ТНВдан күрсәттеләр" дип хәбәр язып җибәреп җавап көтеп утыра иде.

Улының кайдадыр үз дөньясында очып йөргәнен күреп әнисе кычкырыбрак:

- Хәмит, сиңа әйтәм!

- Ярар-ярар, әзерлим.

- Мин ятам, давлением күтәрелде бүген тагын.

Хәмит "әзерлим" дигән булды да үзе дә бүлмәсенә кереп ятып йоклады. Талчыккан иде ул. Йоклап киткәч Хәкимнән хәбәр дә килеп төште:

"САМОКАТ АРТЫННАН КЕШЕЛӘР КИЛДЕ".

4.

Хәким бүген мәктәптә күренмәде. Хәмит аңа шалтыратты да, язды да җавап бирүче юк. Соңгы дәрес бетеп кыңгырау шалтырагач Хәмит Хәкимнәргә гаражга чапты. Килсә ни күрсен, гаражның йозагын да алыштырып куйганнар.

"Кемнәр килгән бу самокат артыннан. Полицияме икән? Шулардыр инде. Кремль өстеннән очарга ярамый бит. Эх, оныткан бит без башсызлар бу турыда. Рәхәтләнеп шул үзебезнең Соцгородта гына әйләнеп йөрисе иде бит. Әле самокат белән күтәрелеп киткәнче сәгатенә 60 километрдан тизрәк бардык бит, берәр камерага да эләккәнбездер инде. Эх, нишләргә соң инде. Куып йөрүче кешеләрнең машиналарын штрафстоянкага алып китәләр. Безнең оча торган самокат та шундамы икән. Самокат штрафстоянкада булса, ә Хәким кая икән соң?

Бер мизгел эчендә Хәмитнең башыннан миллион төрле уй йөгереп узды. Ул һаман да шулай уйларына буталып басып та торыр иде. Янына килеп баскан Мәрьям җиңеннән тартмаган булса.

- Нәрсә, йоклап торасың? Кычкырам, кычкырам дәшмисең.

- Әә, Мәрьям. Син нишләп йөрисең монда?

- Хәкимгә барган идем, айфонның батарейкасын алыштырып бирәм дигән иде. Өендә юк, әбисе әйтә гаражда ята ул көн-төн диде. Шуңа монда килдем.

- Син белмисеңмени әле? Хәким югалды бит.

- Кая югалды? Кайчан?

- Хәзер барысын да сөйлим.

Хәмит Мәрьямгә түкми-чәчми бар булган хәлләрне сөйләп бирде. Хәзер инде гараж төбендә миллион уй белән кайгырып ике алтынчы сыйныф баласы басып тора иде.

5.

- Димәк, синең исемең Хәким. Хикмәтле Хәким.

- Мин хикмәтле түгел.

- Мин сине очып йөргәч хикмәтле дип уйлаган идем.

- Дөрес уйламагансың. Мин хикмәтле дигән сүзне нәрсә аңлатканын да белмим.

- Хикмәтле дип синең кебек акыллы кешеләр турында әйтәләр. Безгә синең самокатыңның сызымнары кирәк, Хәким.

- Каян килсен инде аның сызымнары. Кул астына нәрсә килде шуңардан җыйдык без аны.

- Ашыкма, Хәким, уйла. Мин синең янга иртәгә тагын керермен. Иптәшең Хәмитне дә табып китерербез. Бергәләшеп уйласагыз сызымнарның барлыгы да исегезгә төшәр. Төшмәсә мин сезнең белән башкачарак сөйләшермен.

Шушы сүзләреннән соң битлекле кеше тимер ишекне даңгордатып ябып чыгып китте.

***

Хәкимгә 1 яшь тулып әтисе вафат булгач әнисе сабыен ятимнәр йортына калдырып, башка бер иргә кияүгә чыгып, Россиядән китеп барган иде. Хәким 4 яшенә кадәр ятимнәр йортында үсте, соңыннан Омск шәһәреннән Казанга күченеп кайткан туган тиешле Газизә апасы сабыйны үзенә алды.

Газизә апа белән Хәким әби-онык булып менә бүгенге көнгә кадәр матур гына яшәп яталар иде. Газизә апаның соңгы елларда бераз хәтере генә чуала башлады шул. Куйган әйберләрен таба алмый интегә. Хәзер аның бөтен таянычы Хәким. Буйга җитеп егет булып килә бит инде ул.

“Әби мин кайтмагач кайгыга баткандыр”, - дип уйлап куйды Хәким. Күзләренә яшьләр дә тыгылды. “Хәмит тә коткарырга килми. Полиция дә. Шушы караңгы подвалда тоткын кебек үлеп тә китәрменме. Юк, болай булмый. Үземне кулга алырга кирәк. Минем әле әбиемне карыйсы бар. Аңа ярдәм кирәк. Юк, болай булмый, үземне кулга алырга кирәк”.

Хәким битләренә тәгәрәп төшкән күз яшен сөртеп алды да: “Ярар, эшләп бирәм мин сезгә самокат, шундый самокат эшләп бирәм, шаклар катып авызыгызны ачып калырлык итеп эшләп бирәм”.

6.

Полиция бүлегенә килеп керү белән Мәрьям кычкырып елый башлады.

-Табыгыз аларны. Баштан Хәкимне урладылар, хәзер Хәмитне дә.

Бүлмәсеннән ашыгып чыгып баручы бер полковник күзләре яшьләнеп беткән Мәрьямне күреп туктап калды.

-Балакаем, ни булды?

- Алар оча торган самокат ясаган булганнар. Шуннан соң Хәкимне урладылар шул самокат белән, бүген Хәмит тә югалды.

- Тынычлан, үскәнем. Кем урлады, кайчан урлады. Шигегез булган кеше юкмы?

-Кем урлаганын белсәм сезгә килмим бит мин.

Полковник Мәрьямнең җилкәсеннән кагып: “Борчылма, тынычлан, исемең ничек синең, кызым?”

-Мәрьям.

Полковник ишектән кереп килүче капитанны күреп: “Менә, Мәрьям, Салих Япиев бу эшне үз җилкәсенә алыр, борчылма яме”.

Капитан Япиев үзенең кырык эше өелеп тора торган җилкәсенә тагын бер эш салуларына шат түгел иде әлбәттә, ләкин полковник кушкач кая барасың, куштылар, димәк үтәргә. Үзе сайлаган язмыш бит. Мөлдерәмә күзләре белән карап торучы кыз бала да җәлләтте.

7.

Гәрәй абый улы Хәмит югалгач полиция эзләп тапканны көтмичә үзе дә эзләү эшләрен башлады. Заводтагы танышлары аша югарырак урындагы кешеләргә чыгып алардан да ярдәм сорап карады. Ләкин аларның су буе җаваплары бер җөмләгә сыеп бетә. “Статистика буенча Россиядә көн саен 500 кеше югала”.

“Юешләнгән хәлен юешләнеп кенә аңлап була” дигән шигьри юллардагы кебек үз баласын югалткан кешене шундый кайгыга дучар булганнар гына аңлый шул.

Ахыр чиктә Гәрәй абый хатыны Нурсолтан киңәше белән Казанның танылган күрәзәчесе Зәмзәмиягә барып карарга ният кылды.

Күрәзәче Зәмзәмия фотосурәттәге егетне карап догалар укыды да беренче көнне су белән тозны өйгә алып кайтып бер көн Хәмитнең бүлмәсенә кертеп торырга кушты. Аның энергетикасы шушы өшкерелгән су белән тозга керергә тиеш диде. Ни хәл итәсең шулай эшләделәр дә. Икенче көнне шушы бер шешә суны һәм шырпы кабына салынган тозны күтәреп Гәрәй абый кабат күрәзәчегә китте.

- Күрәм ниндидер рус купецы йорты бу. Астында очсыз-кырыйсыз юллар күрәм. Оча торган самокат күрәм. Сәер генә исемле бер явыз кеше тоткын иткән синең малаеңны. Исән ул, исән. Борчылма. Тәне риза булып буйсынып йөрсә дә, җаны тартыша аның. Күңеле яктылык эзли... Булды башка әйбер күренми. Томан төште. Иртәгә тагын бер килеп чыгарсың әле. Тагын бер тырышып карармын.

Гәрәй абый күрәзәченең кулына кәгазь акча салып ярым-ярты өзелгән өмет белән күңелсез генә кайтып китте.

Хәмитнең әнисе Нурсолтан апа шушы көннәрдә бөтенләй хәлсезләнеп бүлмәсеннән чыкмый көн-төн елап ята, инде хәзер бар өмете Аллаһта. Әлһәм белән колхуаллаһ догалары укый да “Йә, Раббым, сабыем белән исән-сау күрешергә насыйп ит, йә, Раббым, балабыз сау-сәламәт килеш өебезгә кайтсын иде дип ялвара.

Кич белән дуслары янына фатирга хәл беләргә кергән күрше Сафа сорашкач Гәрәй абый аңа да күрәзәче сөйләгәннәрне түкми-чәчми җиткерде:

“Җир астындагы юллар турында сөйләде, ниндидер купец йорты астында диде. Хәмитемне үтереп күмеп куйганнар микән инде. Үзе исән ди. Иртәгә тагын кил диде”.

-Туктале, купец йорты. Астындагы юллар дисеңме?

-Әйе. Шулай диде.

-Месетников йорты бит бу. Аның астында яшерен җир асты юллары бар диләр бит. Безне ул йортка кертмәсләр, ләкин ул юллар безнең Милли музейга да тоташкан дип сөйлиләр. Әйдә, бүген Володя Дьяконовның сменасы, җыен киттек. Монда һәр минут кадерле.

8.

Капитан Салих Япиев белән Мәрьям Казан урамнарында урнаштырылган камераларның язмаларын карый-карый, кешеләрдән сораша-сораша, ниһаять эзгә төштеләр бугай. Бөтен билгеләр дә күп санлы риваятьләр белән үрелгән данлыклы Онисим Месетников йортына килеп тоташа.

- Мәрьям, эшләр шәптән түгел икән, Месетников йорты турындагы легендаларны ишеткәнең бармы синең?

-Юк, нинди йорт соң ул?

-Казан ханлыгы вакытында Казан кирмәне астыннан яшерен җир асты юллары ясалган. Менә шушы юллар Месетников йортыннан башлана дип сөйлиләр. Милли музей астында да бик зур җир асты бүлмәләре бар диләр. Анда албастылар, җеннәр яшиләр дип сөйлиләр.

-Салих абый, җитте инде. Ялганлап утырма. Казан ханлыгы җимерелгәнгә 5 гасыр бит инде.

- Шулай дип сөйлиләр ич, мин дә ышанмыйм.

-Егетләрне табасы иде бит, Салих абый.

-Солтан булгач, борчыласы юк, ул аларны җир астыннан да эзләп таба торган эт.

- Бигрәк кызык сезнең этегезнең исеме.

- Хыы, кызык кына түгел, ул бит танылган “Султан” кушаматлы эт истәлегенә кушылган. Беләсеңме андый этне?

- Беренчегә ишетәм. Эт эттер инде ул.

-Алай түгел шул, Солтан Ленинград блокадасы вакытында 3 меңнән артык карак, дошман шымчыларын, диверсантларны тоткан, 996 җинаятьне ачыкларга ярдәм иткән данлыклы эт ул. “Ко мне, Мухтар” дигән кино караганың бармы? Менә ул кино аның турында.

- Мин этләр турында “Хатико” дигән кино караганым бар.

-Эх, сез, яшьләр. Бераз үзебезнең тарих белән кызыксынырга кирәк инде ул. Инде бер сөйли башлагач сөйлим инде. Минем үземнең дә исем фамилиям бик кызыклы бит.

-Ничек соң сезнең фамилиягез?

-Япиев.

-Кызык икән шул, беренчегә ишетәм. Моның да тарихы бармы?

- Әлбәттә бар.Ул генерал Япиев истәлегенә. Минем мулла кушкан исемем Салих бит, ә фамилиям Ризванов иде. Институтны бетергәч уйладым-уйладым да мин фамилиямне алыштырырга булдым. 25 ел министр булган, танылган генерал Япиев фамилиясенә үзгәрттердем.

- Ә минем фамилиям Апанаева. Кайчандыр Казанда атаклы сәүдәгәрләр яшәгән булган. Мин дә шуларның ерак дәвамчысы.

-Менә бит, син дә бераз тарихны беләсең икән. Мин алайса бөтенләй өмет юк дип торам инде.

Капитан Япиев белән Мәрьям шулай сөйләшә-сөйләшә Месетников йортына да килеп җиттеләр, ләкин ишектәге “Ремонтка ябык” дигән элмә тактасы бүген йортка кереп булмыячагы турында сөйли иде шул.

-Борчылма, Мәрьям. Керәбез без бу йортка, табабыз егетләрне. Капитан Салих Япиев сүзе бу.

Капитанны хуплап бер кыска гына “һау” дип Солтан да өреп куйды.

-Салих абый, бу йортка керү җае табылгач, төн булса да, көн булса да миңа хәбәр итә күр яме. Хәким дә, Хәмит тә минем иң якын дуслар бит. Тыныч вакытта дус булып йөрдек тә, хәзер авыр вакытта аларны ташлап калдырсам бер дә матур булмый.

- Хәбәр итәм инде Мәрьям, итәм. Синең кебек дуслар дип янып йөрүчеләрне беренчегә күрүем әле.

9.

Хәким тимер ишек ачылган тавышка уянып китте. Битлекле кеше аның янына килеп басып:

-Лядов урамы 5нче йорт, 5нче кат, 100 нче фатир. Хәким, син чынлап та шушы адрес буенча яшисеңме?

Йокысыннан айнып бетмәгән егет “Әйе” дип карлыккан тавыш белән җавап бирде.

-Бу бит легандар Сергей Королев яшәгән фатир. Менә каян килгән икән сиңа оча торган әйберләр ясау таланты. Әллә фатирда бөек констркуторның берәр сызымнарын таптыңмы син?

- Берни дә тапмадым.

- Ярар. Барып тикшереп кайтырбыз фатирыңны.

- Минем әбигә бармак очы белән тисәгез мин сезне беләсезме нишләтәм.

- Газизә апага тимибез, борчылма. Тисәк тә нишләтә аласың син безне, Хәким. Мәктәпкә барган җиреннән дустың Хәмитне тотканнар. Аны да хәзер алып киләчәкләр монда.

- Ах, сез кабәхәтләр. Без хәзер шушы салкын подвалда самокат ясап ятырга тиеш булабызмы?

- Монда бит подвал гына түгел. Монда бик зур лаборатория дә бар. Сезгә ярдәмгә инженерлар да булыр.

- Ә без риза булмасак.

- Риза булмасагыз, монда тагын да караңгырак калын стеналы бүлмәләр күп. Бер кеше дә таба алмыячак сезне.

- Ә риза булсак?

- Ә риза булсагыз, безнең хуҗа сезне акчада коендырачак.

Шулчак ишек ачылып таза гына гәүдәле бер сакчы башын тыгып: “Егетне алып килдек” дип әйтте.

Битлекле кеше кулларын уып:

-Бик яхшы. Бераздан уяныр инде ул. Аннары дустыңны монда алып керербез.

Әлегә син ял итеп тор, Хәким. Әә, бирергә дә онытып торам бит, менә, ашарга алып кердем бит мин сиңа. Курыкмыйча аша, хәләл бу.

Битлекле кеше кулындагы төргәкне биреп чыгып китә. Аның артыннан таза сакчының доңгырдатып ишекне бикләп куйганы яңгырап ишетелде.

10.

Битлекле кеше хуҗасының ишегенә җиңелчә генә шакып зиннәтле бүлмәгә килеп керде. Бүлмә уртасындагы зур өстәл артында утырган чал чәчле, күзлекле Ипполит башын күтәреп аңа күз атып:

-Әллә булды? - дип сорап куйды.

– Булды, Ипполит Владимирович, икесе дә монда.

-Яхшы булган, Мәхмүт. Иженерлар янына лабораториягә алып кер аларны. Хәзер мин дә шунда керермен.

Бу вакытта лабораториядәге инженарлар оча торган самокатны сүтеп өйрәнеп яталар иде. “Ничек инде 8нче класс балалары шушындый әйбер эшләп чыга алган. Шаккаткыч. Булмас бу” дип сөйләштеләр алар.

Битлекле кеше Хәким белән Хәмитне лабораториягә кертү белән Дрез фамилияле инженер егетләрне күргәч шатлыгын яшерә алмады.

- Хәким белән Хәмит сезме инде ул. Килегез әле монда, алтыннарым. Генийлар бит сез. Килегез әле, кочаклыйм әле үзегезне.

Бернәрсә дә аңламыйча торучы егетләргә Карл Дрезның шулай шатлануы бик сәер толды. Чыннан да сәер бит, Казан астындагы ниндидер подвалда ак халатлы, татарча сөйләшүче немец галиме сине күккә чөеп мактасын инде.

-Барый Абдулович, Иван Платонович карагыз инде бу егетләргә, болар бит безнең илебезнең киләчәге.

-Нинди илебез, туктагыз әле профессор абзыйлар, нәрсә сөйлисез сез, - дип чәчрәп чыкты Хәмит.

Карл әфәнде ишектән ашыкмый гына кереп килүче Ипполитка карап:

-Ипполит Владимирович, бу егетләр үзләренең бөек эштә катнашуларын белмиләрмени?

-Хәзер әйтергә җына идем инде. Егетләр, безнең ил зур сугыш алдында тора бит, шуңа күрә тиз арада оча торган җайланмаларны модернизацияләү буенча эшләр башланды. Без Россиянең бөтен шәһәрләре буенча талантлы яшь уйлап чыгаручыларны барлап йөрибез.

-Безне шуның өчен урлап китәргә кирәк идеме?, - дип ачулы тавыш белән Хәким сукранып куйды.

Ипполит егетләрнең куркынган йөзләренә карап:

-Моны башка кешеләр беләргә тиеш түгел. Бу дәүләт сере. Шуңа күрә ул бик яшерен генә алып барыла. Дәүләт серен чишкән кешеләрне нәрсә көткәнен беләсез бит сез? Дөрес, үлем. Сез безнең бәхеткә Королев белән Глушко кебек булдыгыз. Сез аларның Бөек Ватан сугышы вакытында Казанда яшәп эшләгәннәрен беләсезме. Казан әздән генә дөньяның космонавтика үзәге булып куймаган шәһәр бит ул. Ә, аннары, әйтергә онытып торам. Полиция сезне эзләп монда килер дип уйламагыз. Сез хәзер үзегезне яшерен бер заданиядәге сугышчылар дип хис итегез.

Егетләр җиң сызганып эшкә керештеләр. Карл Дрез җитәкчелегендәге ике яшь инженер – Хәким белән Хәмит оча торган самокатны җирдән вертикаль күтәрелә алсын өчен өстәмә пропеллерлар һәм алар өчен өстәмә электрлы двигатель кую белән шөгыльләнә башладылар. Шулай ук һавага күтәрелгәч канатларның ачыла торган механизмын ясауны да планлаштырдылар. Барый Абдуллович шушы яңа төзелгән самокатны сынап карарга тиеш була, ә бар да уңышлы барып чыкса Иван Платонович самокатка җиңел ракеталар куюны үз өстенә алачак.

Газ турбиналы һәм ике электр двигателе, яңартылган генератор һәм күләмлерәк аккумулятор барысы бергә җыелып беткәч – 250 килограм йөк күтәрә ала торган, 135 километр тизлек белән 100 минуттан артык оча алырга сәләтле гибрид һава очкычы барлыкка килде. Бу аппаратны оча торган самокат дип кенә әйтергә тел әйләнми, шуңа күрә очкычны аерым исем белән атарга булдылар. Хәмит әйткән вариант барысына да ошады – “Нечкәбил” исемендә тукталдылар.

11.

-Алло, Мәрьям, йокламыйсыңмы? Капитан полиции Салих Япеев бу. Әйдә тиз килеп җит. 15 минуттан соң Месетников йорты янында очрашабыз.

Япиев, ничек итсә итте, җитәкчелек белән сөйләшеп Месетников йортын кереп тикшерү өчен рөхсәт кәгазе ясатып алды. Инде хәзер йортның подвалында алар Мәрьям белән яшерен юлны эзлиләр, ул шушында булырга тиеш. Солтан да нәрсәдер сизеп алды, туктамый өрә.

-Шушы бугай. Әйдә, Аллага тапшырып киттек, - диде Япиев һәм алар подвалның төньягында урнашкан борынгы таш баскычтан тагын да түбәнгәрәк төшеп киттеләр.

-Салих абый, егетләрне таба алырбызмы икән?

-Табабыз, Мәрьям, борчылма. Алар Михаил Девятаев кебек дошманнан качып китмәгән булсалар. Әлеге совет летчигы турында да ишеткәнең юктыр инде синең?

- Юк шул.

-Михаил Петрович Бөек Ватан сугышы вакытында немец концлагереннан дошманның бомбардировщик самолетын урлап качкан Советлар Союзы Герое ул.

- Кайдан беләсең син бу әйберләрнең барысын да, Салих абый? Ничек башың шартламый синең?

- “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” ди бит халык мәкале. Күбрәк укыган саен хәтер дә яхшыра.

-Эх, синең белемнәрең безгә булса комачауламас иде тарих фәненнән.

Капитан Япиев белән Мәрьям шулай сөйләшеп барганда тавыш-тынсыз гына ияреп баручы Солтан тизлеген арттырып алга ыргылып чабып китте.

-Солтан, тукта, Солтан. Әйдә, Мәрьям, чаптык.

Солтан артыннан калышмаска дип Салих белән Мәрьям дә эткә ияреп чаптылар.

Ә бу вакыт Милли музейның подвалыннан җир астына яшерен юл тапкан Гәрәй белән Сафа абый ерактан ишетелгән эт тавышына сискәнеп китеп бераз куркуга төштеләр. Югыйсә планнары бик гади иде аларның, беренче очраган кешене тотып алалар да, Хәмит белән Хәкимгә алыштырылар.

-Сафа, эт өргән тавыш та ишетелә бит анда.

-Эт булса бераз гына авыррак була инде, Гәрәй дус.

-Әнә, бер фонарь уты да күренә. Монда киләләр болар.

- Әллә ни зур гәүдәле кешеләр түгел бу, әйдә качып торыйк та, монда килеп җитәрәк сикереп чыгып борып салырбыз.

-Этне генә ничек җиңәсе булыр.

-Анысына борчылма, безгә армиядә өйрәттеләр аны, - дип җавап кайтарды Сафа.

Шулай сөйләшкәч Гәрәй абый белән Сафа абый икесе ике якка яшеренеп дошман якынлашканын көтә башладылар.

Ләкин фонарь уты яктысы алдыннан чабып баручы Солтан бөтенләй дә болар янында туктап тормады. Алар артыннан калышмый чабып килүче Япиевның кулында пистолет икәнен абайлаган Сафа абый бераз каушады. Аның да музейда сакчы булып эшләгәч пистолет йөртергә рөхсәте бар, ләкин пистолет бүгенге сменадагы Володя Дьяконовта шул. Нишләргә инде дип икеләнеп торган арада икенче якта яшеренеп торучы Гәрәй абый Япиевның өстенә сикереп аны егып салды.

Шул ике-өч секунд арада Хәмитнең әтисен танып алган Мәрьям:

-Гәрәй абый, нишлисез –дип кычкырып җибәргәч, барысы да туктап калдылар. Кем уйлаган инде аны Казанның җир асты юлларында танышларыңны очратып булуына. Аңлашып бераз тынычлангач барысы бергә юлларын кирмән астына таба тоттылар. Лаборатория шунда булырга тиеш.

12.

Хәким белән Хәмитнең күзләрен бәйләп “Нечкәбил”не сынап карар өчен “Борисоглебское” аэродромына барабыз дип алып чыгып китсәләр дә, чынлыкта аларны Казаннан читтәге бер шәхси аэродромга китерделәр. Биредәге аэродромда зур ангар, аның эчендә лаборатория һәм корал склады да бар иде.

- Барый Абдулович, әйдә үзеңә штурман итеп егетләрнең кайсысын аласың?, - дип сорады Ипполит.

- Хәкимне алам.

- Мине дә механик итеп алыгыз әле, - дип ялындыХәмит.

Юк инде, дустым, ике урынлы “Нечкәбилгә” 3 кеше сыймый бит инде, билен сындырырсың тагын, - дип көлеп куйды Ипполит.

Барый Абдулович белән Хәким “Нечкәбил”гә утырып һавага күтәрелеп очып киттеләр. Шулчак Хәмит шатлыгын яшерә алмыйча хозурланып торган Ипполитка борылып:

-Ипполит, сез бернинди дә дәүләткә эшләмисез бит, - дип сорап куйды.

-Хәмит, дәүләткә эшләү нәрсәне аңлата ул?

-Үзең яшәгән, үзеңнең туган җиреңдә эшләү, тормыш яхшырсын өчен кулыңнан килгәнчә тырышу.

- Мин дә кулдан килгәнчә тырышам. Син контрактник дигән сүзне ишеткәнең бармы?

-Бар.

-Менә, син мине дошман дип кабул итмә, син мине шундый акча өчен үз эшен бик оста башкаручы кеше дип кенә уйла. Без оча торган дроннар, пилотсыз очкычлар, төрле кораллар ясыйбыз да аларны сатабыз. Кайсы ил оешмасы күбрәк түли шуның өчен тырышабыз да.

-Сез гап-гади акча колы гына икән алайса.

- Мин акча колы булсам, ә сез монда эшләүчеләр минем колларым бит. Без барыбыз да бер арбада булып чыгабыз, Хәмит. Казанда гына түгел Әстерханда, Түбән Новгородта, Төмәндә, Саратовта, Симферопольдә үз лабораторияләребез бар. Анда да сезнең кебек яшь малайлар да, Карл Дрез, Иван Платонович, Барый Абдулович кебек талантлы кешеләр көч түгә.

-Иртәме-соңмы сезнең язмышыгыз бик начар бетәр дип уйлыйм мин.

-Минем язмышымның ахыры начар беткәнче мин әле яхшы гына яшәп өлгерәм.Син бераз үскәч аңлый башларсың әле үзең дә.

-Мин үз фикеремне үзгәртмим. Акча дип сатылып йөрергә мин акча колы түгел. Мин мәктәпне бетергәч институтка керәм, ә аннары илебез өчен яңа самолетлар ясыячакмын. Сезнең дошманга дип ясаган әйберләрегез берәр көн шартлап, җимерелеп төшсәләр, минем кебек егетләрнең эше бу дип уйларсыз.

Сөйләшү шуның белән тәмамланды. Барый Абдулович белән Хәким 15 минут очканнан соң кире аэродромга килеп төштеләр.

Барый Абдулович “Нечкәбил”дән төшүгә:

-Оста егет бу, моның белән разведкага барып була. Куркусыз да, акыллы да.

-Очкыч ничек? Бер кешеле итсәк ракеталарны күтәрә ала торган итеп буламы? – дип сорады Ипполит.

-Булырга тиеш.

-Яхшы, хәзер димәк эш Иван Платоновичка.

- Ашыгырга кирәк түге, Ипполит Владимирович. Генераторын бераз үзгәртергә кирәк әле. Канатларның формасын да бераз шомартырга кирәк. Шуннан соң тагын бер очыш ясыйсы булыр.

-Барый,сроклар кыса безне. Бүген Карл Дрез да монда килер алайса. Шушындагы лабораториядә эшләп бетерерсез диде, - Ипполит .

13.

Газизә апа Хәким кайтмагач нишләргә дә белмәде. Полиция бүлегенә барып гариза язгач Хәкимне инде күптәннән эзлиләр дип җавап бирделәр, ләкин Газизә апа ышанмады. Терелә алмас булып авырып ята яки үлгәндер, миңа гына әйтмиләрдер дип уйлады. Шуңа күрә көн саен шәһәрнең больницаларына һәм моргларына шалтыратып белешеп торды. “Бездә Хәким исемле егет юк” дигән җавап ишеткән саен Аллаһка ялварып намаз укыды: “Ятим балага бәхет бир, Аллаһым. Бәхетен күпсенмә, Аллаһым. Сау-сәламәт килеш исән кайтсын минем Хәкимем, дип дога кылды. Ә җомга көнне, кич кибеттән ипи алып кереп барганда Газизә апа каршысына түгәрәк ак сакаллы карт килеп чыгып:

-Табылмадымы Хәким?, - дип сорап куйды.

Газизә “юк шул”, - дигәч. Карт Газизәгә бүген төнлә Казан кирмәненә барырга кушты. “Ул сине шунда көтә” диде.

Газизә, картка игътибар беләнрәк карады да. “Гафу итегез, сез кем буласыз, мин сезне безнең тирәләрдә беренчегә күрәм”, - дип сорады.

-Мин сезнең күршегез, - диде дә карт күздән юк булды.

Газизә апа өенә җиткәнче бөтен өйдәге күршеләрен барлап кайтты. Юк инде, алар йортында мондый карт юк. Бу бик ипле сөйләшә, өстәвенә ниндидер сөйкемле сөяге дә бар.

-Ә, туктале күрше Сания әби үзенә бабай эзлим дип йөри иде. Шулдыр бу. Әйе, шулдыр.

Газизә апаның йөрәге түзмәде, 5 катка менгәч ул туп-туры күршесе Сания әбинең фатиры кыңгыравына басты. Эчке күлмәктән генә ашыгып чыккан Сания әби “Газизә, күрше, ни булды? Берәр нәрсә булмагандыр бит, төн җиткәндә йөрисең,- дип, борчылып сорап куйды.

-Сания әби, шәп бабай эләктергәнсең икән. Кереп котлап чыгыйм дип кергән идем.

-Әстәгъфирулла, Газизә. Ни сөйлисең. Гайбәт таратып йөрмә инде, намазлы карчык бит инде үзең дә.

Газизә үзенең ялгышканлыгын аңлап оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булып басып торды да, кырт итеп борылып фатирына чапты.

- Юләрләнә башладыммы инде Хәкимемне уйлап. Әй, Аллам. Туктале, бу карт Хозыр Ильяс иде бит. Йә, Раббым. Шул бит ул, шул. Әй, Аллам рәхмәт үзеңә. Хәзер барам Хәкимем янына. Көтә бит ул.

Сания әби күршесе Газизәнең такси тотып төн уртасында чыгып китүен күреп калды.

-Әрәм булган, җанашым. Хәтере чуала башлаган дип сөйлиләр иде, башы бөтенләй кузгалган бугай инде, - дип куркуга төшкән Сания әби кичекмәстән малаена шалтыратты.

-Улым, күрше Газизә апаңның акылы җиңеләйгән бугай. Казанский кремль дип сөйләнә-сөйләнә чыгып китте. Берәр нәрсә була күрмәсен инде үзенә. Хәзер картларның фатирларын аферистлар яңгалап үзләренә яздырталар, Алла сакласын. Әйт инде егетләреңә, ак хундайга утырып китте, А930ВК иде номеры.

Телефонның икенче ягыннан, “Ярар, әни”, дигән кырыс кына бер тавыш яңгырап куйды. Сания әбинең малае зур кеше, ул полиция полковнигы.

14.

Бар да әзер, иртәгә яңа очыш ясыйбыз дигәндә Барый Абдуловичның хәле начарайды. Биредәге врач аңа тизрәк больницага барып сукыр эчәгенә операция ясатырга кирәклеген әйтте. Шуңа күрә Ипполит Барыйны битлекле Мәхмүт белән шәһәргә җибәрде.

“Барый Абдуловичны көтәр хәл юк. Сроклар кыса. Иртәгә очкычны сатып алучыга күрсәтәсе бар. Бар да яхшы булса зур суммалы контракт”, - дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә Ипполит тагын да югарырак җитәкчегә шалтыратып Барыйны алыштырырга рөхсәт сорады. Рөхсәт бирделәр. Ипполит яңа сынаучы-пилот Сәет Мостафин белән үзе барып сөйләшергә тиеш иде. Шуңа күрә караңгы төндә ул әлеге очучы янына үзе китеп барды.

Хәмит белән Хәкимне сакларга кабат таза гәүдәле сакчыга куштылар.

***

-Әйдә, Аллага ялварыйк, - диде Хәмит.

-Ничек дип ялварырга соң?

-Менә болай, кабатла. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Алла бабай безгә ярдәм ит, Алла бабай, безне бу явыз кешеләрдән коткар дип.

-Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Алла бабай, безгә ярдәм ит, Алла бабай, безне бу явыз кешеләрдән коткар. Ничә тапкыр кабатларага?

-Өч тапкыр.

-Булды. Әйдә хәзер ятыйк, иртәгә Алла бабай безгә ярдәм итәргә тиеш.

-Итәрме икән?

-Итәчәк. Миңа шулай сорагач итә иде.

Хәмит сүзен әйтеп бетерүе булды, шул арада борылып гырлап йоклап та китте.

Хәким белән Хәмитне сакларга калдырылган таза гәүдәле сакчы тәрәздән малайлар йоклыйлармы дип күз атты да, урамга чыга торган ишекне бикләп тиз генә машинасына утырып ашыгып кибет ягына чаптырды. Күзен йомып йоклаган кыяфәт ясап ятучы Хәким “таза”ның тәмәкесе беткән бугай дип уйлап куйды. Бу сакчыга Хәким белән Хәмит “таза” дигән кушамат такканнар иде.

Кемнең укыган догалары, теләгән теләкләре кабул булгандыр, белмим. Әмма мондый мөмкинлек башка булмыячак. Йә хәзер котылабыз, яки без бөтенләйгә шушы явыз кешеләр кулындагы балта булып калачакбыз дип уйлады Хәким.

Хәмит ниндидер тавышка сискәнеп уянып киткәндә Хәким аның авызын учы белән каплап “Тсс” дип бармагын иреннәренә китерде дә, куллары белән ишарәләп артыннан чакырды.

-Әйдә тавышланмыйча гына минем арттан, - диде Хәким. Егетләр утны кабызмыйча гына бүлмәдән коридорга чыгып Барый Абдуловичның элгечтә калган халатының кесәсеннән ишекне ачып булырлык берәр очлы әйбер булмасмы дип капшап ятканда зажигалка табып алдылар.

- Менә бит ул тоткынлыктан котылу юлы. Моны кулдан ычкындырырга ярамый, Хәмит.

- Нишләргә дисең хәзер?

-Без хә пожар оештырабыз.

-Үзебез янып үлсәк?

-Үлмибез инде, Алла бабай булыша дидең бит син.

-Әәә. Әйе шул.

Хәким бүлмәдәге пластик киштәнең бер кырыен Барый Абдуловичның зажигалкасы белән яндырып җибәрде. Тизрәк янып төтен чыгарсын дип Хәмит аны үзенең кепкасы белән җилләтә башлады.

Киштә инде шактый гына янып китеп зәһәр ис чыгара башлагач егетләр бар хәлләренә:

-Янабыз, коткарыгыз дип кычкыра башладылар.

Кычкырган тавышка ангарның сакчылары йөгереп килеп урамга чыга торган ишекне ачып Хәким белән Хәмитне коткардылар. Ә бу вакытта киштәдәге ут егетләр йоклаган урын җиренә күчеп шактый көчлеләнеп, куркыныч бер кыяфәткә кереп дөрләп яна башлаган иде инде.

Оча торган самокат ангарның лаборатория янындагы яшерен бүлмәсендә саклана иде, биредә гадәттә тагын 2-3 сакчы тора. Ангарда булган бар булган кеше дә чабышып янгын сүндергечләр эзләп йөргән арада, Хәким белән Хәмит ангарның “Нечкәбил” торган өлешенә чаптылар. Биредә сакчыларның берсе дә калмаган иде.

- “Әйдә, Нәчкәбил, әйдә җанашым”, -дип егетләр аны ангардан урамга этеп чыгардылар.

-Ну, Аллага тапшырдык. Утыр, Хәмит.

Һавага күтәрелеп киткәч җирдәге бөтен әйбер дә шундый кечкенә булып кала икән ул. Менә йокысыннан уянып урамга чыккан Карл Дрез ни булганын аңламыйча мендәр тотып чабып йөри. Кешеләр кырмыскалар кебек чабыша-чабыша ялкынны сүндерегә маташалар. Ерактан “таза” сакчының машина утлары ялтырый.

-Менә шулай, тәмәке тарту җүнлегә китерми ул, - дип Хәким аңа кул болгады.

Ә алар очалар да очалар. Казан кан тамырлары кебек бер-берсенә тоташып беткән юллары, мәһабәт күперләре белән шул кадәр матур булып төнге караңгыда балкып тора. “Нечкәбил” дә ирексездән шушы гүзәл шәһәрнең үзәгенә – Казан кирмәненә таба оча иде.

15.

Казан кирмәне астындагы лабораториядә “Нечкәбил” очкычына ракеталар куярга тиешле Иван Платонович белән берничә сакчы гына калган иде. Шунлыктан лабораториягә таба кешеләр килүе һәм эт өрүе ишетелә башлагач Иван Платонович тиз арада әлеге җирне шартлатырга дигән карарга килде. Качып котылудан файда юк, лабораториядәге документлар һәм корал чит кешеләр кулына эләксә Ипполит Иван Платоновичны барыбер юк итәчәк. Шунлыктан иң дөрес карар, үз эшеңә тугры калып якты дөньяны калдырып китү.

Алдан ук шартлаткычлар куелган бүлмәләрдәге сәгатьләр вакытны артка саный башладылар. 5 минут һәм лабораториядән тузан гына калачак.

Солтан лаборатория ишегенә килеп җитү белән ярсып-ярсып өрә башлады.

Капитан Япиев та, Гәрәй абый белән Сафа абый да, Мәрьям дә бикле ишек артында “келт-келт” килгән тавышны ишетеп бер-берләренә карап куйдылар да кире артка таба йөгерә башладылар. Салихның “Солтан чыгар безне бу җир астыннан”, - дип кычкыруы булды дүрт аяклы дус үз артыннан чакырган кебек һау-һаулап чаба башлады.

Барысының да Солтан артыннан ияреп Нурали манарасы астындагы капкадан Казан кирмәненә чыгып җитүләре булды җир астында гөрелдәп шартлаган тавыш ишетелде һәм әле генә чыгып өлгергән юл шартлаудан томаланып калды.

Тузанга батып, арып-талып беткән Салих Япиев, Гәрәй белән Сафа абый, Мәрьям - барысы да бергә Сөембикә манарасы янына килеп тезелешеп үлемнән котылып калуларына ышанмыйча шок хәлендә утыралар иде. Аларны «Хәким, Хәким» дип чабып килүче Газизә апа тавышы гына сискәндереп җибәрде. Ә һавадан “Нечкәбил”дә утыручы Хәкимнең “Әби, әби” дип кычкыруларын җил еракка алып китә иде. Очкыч нәкъ Сөембикә манарасы янына төшеп утырды. Ә аның артыннан Сания әбинең полковник малае кушуы буенча җибәрелгән бер төркем полиция патруле дә, ашыгыч ярдәм машинасы да килеп туктадылар.

ТӘМАМ

©Булат Ибраһим