Пәйгамбәрләр тарихы белән әзме күпме таныш булган мөселманнар белә торганнардыр, булсын Ибраһим (г.с.) чорында, булсын Йосыф (г.с.) чорында, булсын Зәкәрия (г.с.) чорында, булсын Гайсә (г.с.) чорында патшалар янында дин әһелләре – каһиннар (жрецы) хезмәт иткәннәр. Ягъни, алар динне үзләренә хосусыйлаштырганнар һәм алардан башка беркем дә дини темага сөйли алмаганнар. Бу каһиннар халыкны төрле потларга, балбалларга табынырга чакырып, аларның милекләрен, соңгы тиеннәрен ялган юл белән куркытып үзләштергәннәр. Ә инде Раббыбыз халыкны бер Аллаһыга гына табынырга чакырыр өчен пәйгамбәр җибәрсә, пәйгамбәр бу каһиннарның каты дошманына әверелгән. Каһиннар төрле юллар белән халыкны алдап, пәйгамбәр артыннан иярмәскә чакырганнар, хәтта төрле җәзалар белән куркытканнар, пәйгамбәрне үтергән очраклар да күп булган.
“Хозур” каналыннан кайберәүләр Йосыф (г.с.) хакында кино карау бәхетенә ирешкәннәрдер бәлки. Ул кинода каһиннарның ничек итеп Йосыф (г.с.) пәйгамбәргә каршы халыкны котыртканнарын күрсәтәләр.
Без – мөселманнар, бүген Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) өммәтеннән. Безнең бабаларыбыз 922 елда рәсми төстә исламга кайталар, аңа чаклы инде 100-150 ел элек мәчетләр төзелеп, ислам дине белән яши башлаган булалар. Һәм 1789 елга чакылы, хәтта Дәүләтебезне югалткач та, бернинди мөфтиятсез, гыйлемле имамнарыбыз халыкны ислам диненә чакырып хезмәт иткәннәр. Екатерина II – Әби патша (татарларны чукындырып арыгач) татарлар өчен мөфтият төзи һәм шул мөфтияткә беренче мөфти итеп 1788 елның 22 сентябрь карары белән Мөхәммәтҗан Хөсәеновны билгели. Әлбәттә инде мөфти Әби патшаның планнарын мөселманнар арасында җәелдерүчеләрнең беренчесе була. Һәм ислам диненә мөселманнарны исламнан чыгарып җибәрә торган иң беренче кертелгән яңалык та, беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсенов аша башкарыла, ул да булса, җаһилияттән килгән, чиркау әһелләре кыла торган гамәл – әрвахларның үлгәненә 3; 7; 40; һәм елына багышлап уздырылган аш мәҗлесләре. Бу урында: “Бер генә гамәлегезне дә иудей һәм насаралар кылган кебек кылмагыз!” – дигән хәдисне исебезгә төшереп китү урынлы булыр. Әмма инде Патша үзеңне мөфти итеп куйган икән, ничек инде Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисенә карап (!) Патшабикә гозерен үтәмисең ди. Инде мөселманнар үз теләкләре белән исламнан чыгып китә башлагач, Әби Патша татарларны рәсми төстә чукындыруны туктата. Казан ханлыгы егылганнан соң татарларны 200 ел дәверендә чукындыру зур уңышлар китерми, ә менә чиркау гамәлләрен мөселманнар өчен кертеп җибәрүгә 10 елда узмый, ничәмә йөз мең татарлар инде исламнан чыгып китәләр. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Аллаһы бидгатьчеләрнең уразасын да, намазын да, биргән зәкятен дә, кылган хаҗын да һәм гөмрәсен дә, изге гамәлләрен дә кабул итми. Ул, җәядән ук очып чыккан кебек, исламнан чыгып китә”. Шушы хәдиснең кайсы җире аңлашылмый? Ә бит Пәйгамбәр (с.г.в.) ничек әйтсә, ул шулай була. Монда бәхәсләшер урын юк. Моны Аллаһының барлыгын һәм Берлеген таныган һәрбер мөселман белә. Бу хәдисне бары тик ислам диненең нинди дин икәнен аңламаган һәм Аллаһының вәгъдә иткән җәзасы киләчәгенә ышанмыйча дөньяны кәсеп итүчеләр генә кабул итмәскә мөмкиннәр.
Сахих хәдистә ибн Гәббастан (р.А.г.) хәбәр ителә, Аллаһының Илчесе (с.г.в.) әйтте: “Өч төрле кеше Аллаһының иң каты нәфрәтен уятучылар: хәрамга тартылучы, Исламга җаһилият гореф-гадәтләрен алып керүче, һәм хаклы булмаса да мөселманның канын коюны теләүче”. (Бухари)
Мәетләрнең 3; 7; 40 һәм елына багышлап уздырылган мәҗлесләрнең җаһилият чорындагы гореф-гадәт икәнлегендә беркемдә дә шик уятмый. Чиркау әһелләренә җаһилияттән, исламга чиркаудән махсус Екатерина II тарафыннан кертелгәнен әйтеп узган идек. Менә шушы җаһилияттән кертелгән гореф-гадәтне безнең Татарстан мөфтияте: “Бу безнең традиция буларак уздырылырга тиеш”, дип нигезләмәләрендә беркетеп куйдылар. Җаһилият гореф-гадәтен “безнең гореф-гадәт” (традиция), дип әйтү – “Без җаһилләр”, дигән сүзне аңлата бит инде. “Нигезләмәдә әйтелгәнчә, әлеге мәҗлесләр татар халкының традициясе буларак билгеләп үтелә, шуңа күрә аларны үткәрү тәртипләре кертелә”, дип акка кара белән язылган вакытлы матбугат битләрендә. (25-31 гыйнвар 2019. №3. Заман сулышы). Мөфтиятнең Нигезләмәсендә иң кызыгы шунда, алар: “Коръән һәм хәдисләргә бары мөҗтәһид, ягъни шәригать гыйлемнәренең иң югары дәрәҗәсенә ирешкән шәхес кенә мөстәкыйль рәвештә аңлатма бирә ала”, дип язганнар. Димәк Татарстанда, хәтта Рәсәйдә бер генә кешенең дә Коръән һәм Сөннәтне укып гамәл кылырга хаклары юк булып чыга, чөнки бездә бер генә мөштәһид тә юк. Моны ничек аңларга соң? Әллә инде мөфтияттәгеләр үзләрен мөштәһидләр итеп саныйлармы? Шулайдыр ул. Ягъни мәсәлән, мөфтияттәгеләр үзләрен пәйгамбәрләр чорындагы каһиннар кебек ислам динен хосусыйлаштыралар булып чыга түгелме? Каһиннар катламы. Болар Коръән аятьләрен дә, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Сөннәтен дә исәпкә алып тормыйлар, үзләре ничек теләсәләр, кешеләрне шулай утка чакыралар. Ә бит Аллаһы Тәгалә икеләнергә урын калдырмыйча һәрбер мөселман өчен иңдерде Коръәнне. “Бу – аятьләре ачык аңлатылган Китап, һәм аннары Акыл иясе (Аллаһы) тарафыннан тәфсилләп бәян ителде”. (11. 1.) “Коръәндә мәгънәсе ачык аңлаешлы аятьләр бар, ул аятьләр Коръәннең анасы” (3. 7.) Менә шушы аятьләрдә әйтелгәнчә ачык аңлаешлы аять китереп китик. “...Бүген сезнең өчен динегезне камил итеп төзеп бетердем, Үземнең рәхмәтемне тулысы белән җиткердем һәм сезгә дин итеп ислам динен ихтыяр кылдым....” (5. 3.) Менә шушы аятьнең кайсы җире аңлашылмый? Аллаһы Раббыбыз ап-ачык аңлатып биргән, шушы Аллаһы тарафыннан камил итеп төзеп бирелгән ислам диненә беркемнең дә тузан бөртеге чаклы да яңалык өстәргә хакы юклыгын. Әинде менә кем мәетләрнең 3; 7; 40 ларын уздыруны мактый икән, ул Аллаһыны ялганчылыкта гаепләүче була. “Юк Аллаһы, Син камил итеп төзеп бирмәдең динебезне, менә безгә динебезне Екатерина II камилләштереп бирде”, дип әйтү була. Аллаһыны ялганчылыкта гаепләп Аның рәхмәтенә ирешеп булырмы? Ә бит мөселман һәрбер кылган гамәлен бары Аллаһының рәхмәтенә ирешер өчен генә кылырга тиеш.
Әгәр хәлләреннән килсә, Коръәнне үзгәртерләр иде бу каһин – имамнар.
Рәфыйк Мөхәммәтшин исемле мөфтият “галиме” “Рухи тамырларыбыздан читләшмик” ( “Ихлас” №1 гыйнвар 2019. Лениногорск мөхтәсибәте) исемле мәкаләсендә, мәетләр өчен уздырыла торган мәҗүсиләр гамәлен мактый-мактый да, очлап куя: “Әмма дин – ул традиция”, дип. Ә мин надан башым белән “Ислам дине – Аллаһының хак юлы”, дип йөрим тагы. Менә бит нинди галимнәр тарафыннан Коръән һәм Сөннәтне аңларга тиешбез икән.
Әбү Сәгид әл Хүдри (р.А.г.) әйтте:
-Бервакыт Аллаһының Илчесе (с.г.в.) әйтте: “Чынлыкта, сез адымга адым, терсәккә терсәк сезгә чаклы яшәүчеләрнең гореф-гадәтләренә иярәчәксез, бу шуның белән тәмамланачак, әгәр алар кәлтә оясына керсәләр, сез дә алар артыннан керәчәксез!” Без сорадык: “Әй Аллаһының Илчесе, син иудейларны һәм христианнарны күз уңында тотасыңмы?” Ул Әйтте: “Ә кемне булсын тагы?”. (Бухари, Мөслим)
Мөхтәрәм милләттәшләр! Минем максатым имамнарны гаепләү яисә менә имамнар укырлар да исламга кайтырлар дип уйлау түгел. Барытик мөселман кардәшләрем утка чакыручы имамнарга ияреп һәлак була күрмәсеннәр дигән теләк белән язам. Чөнки Аллаһының Илчесе (с.г.в.) бер хәдистә бидгатьчеләр хакында болай ди: “Алар, ук җәядән очып чыккан кебек диннән чыгып китәләр, ә соңыннан ук үз урынына әйләнеп кайтмаган кебек, дингә әйләнеп кайтмаячаклар”. Бухари 7562, Мөслим 1067.
Сәүбән (р.А.г.) сүзеннән хәбәр итәләр, Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: “Чынлыкта мин үземнең өммәтем өчен кешеләрне диннән адаштыручы имамнардан куркам”. (әт-Тирмизи 2229)
Кызганычка каршы, бүген татар халкы өчен ислам дине Пәйгамбәребез (с.г.в.) курыккан имамнар кулында.
Инде мәкаләмне тәмамлар алдыннан газиз мөселман кардәшләремә бер-берсе белән бәйле тагы ике хәдисне китереп китәсем килә.
Хәдис: “Хакыйкатьтә туганнары такмаклап елаган өчен мәеткә каберендә җәза бирелә”. (Бохари, Мөслим)
Хәдис: Сәхабә Җәрир ибн Абдуллаһ әйтте: “Мәет булган өйдә ризык хәзерләп аны җирләгәннән соң мәҗлес уздыруны, мәет өчен такмаклап елауга тиң итеп санадык”. (Ибн Мәҗә, Әхмәд. Шейх әл-Альбани дөреслеген раслый)
Миңа калса бер генә кешенең дә үзенең вафат булган туганына, әти-әнисенә өстәмә җәза бирдерәсе килми торгандыр, дип ышанам.
Рәсим хәзрәт Хәбибулла.