Найти в Дзене
«Өмет» гәзите

Эш атнасын ничек дөрес башларга?

Табиб Александр Мясников үзенең киңәшләрен бирде. Табиб һәм  “Россия 1” телеканалында “О самом главном” тапшыруын алып баручы Александр Мясников русиялеләргә Яңа ел бәйрәмнәреннән соң эш көннәрен ничек дөрес башларга икәнлеген сөйләп бирде.  Табиб озайлы яллар тәмамлану белән беренче көнне үк актив эш башламаска киңәш итә. “Тәүдә әзерләнергә кирәк, баштан ялларны алып ташларга. Сәяхәтләрдән, кунакка йөрүләрдән, экскурсияләрдән соң шәһәр ыгы-зыгысына һәм машиналар агымына кайту һәрчак җиңел түгел, әмма башка чара юк”, – ди белгеч. Озайлы яллардан соң тиз үк актив эшкә тотынырга кирәкми, ди Мясников. Кайчандыр АКШ дәваханәсендә эшләгәнен искә төшереп,  ул кыска вакытлы отпусклардан соң табибларны тәүге эш көнендә үк актив эшкә җәлеп итмәүләрен сөйли. “Беренче көнне гадәттә син вак-төяк эшләрдә эшлисең, сиңа әллә ни күп эш тә кушмыйлар, алар өйрәнеп китүгә ким дигәндә бер көн кирәк икәнен аңлыйлар”, – ди медик. Белгеч шуны да өсти, бәйрәмнәрдән соң иң мөһиме – үзеңне җиңү. “Гимнастика бел
Фото:muzoktcrb.ru
Фото:muzoktcrb.ru

Табиб Александр Мясников үзенең киңәшләрен бирде.

Табиб һәм  “Россия 1” телеканалында “О самом главном” тапшыруын алып баручы Александр Мясников русиялеләргә Яңа ел бәйрәмнәреннән соң эш көннәрен ничек дөрес башларга икәнлеген сөйләп бирде.  Табиб озайлы яллар тәмамлану белән беренче көнне үк актив эш башламаска киңәш итә.

“Тәүдә әзерләнергә кирәк, баштан ялларны алып ташларга. Сәяхәтләрдән, кунакка йөрүләрдән, экскурсияләрдән соң шәһәр ыгы-зыгысына һәм машиналар агымына кайту һәрчак җиңел түгел, әмма башка чара юк”, – ди белгеч.

Озайлы яллардан соң тиз үк актив эшкә тотынырга кирәкми, ди Мясников. Кайчандыр АКШ дәваханәсендә эшләгәнен искә төшереп,  ул кыска вакытлы отпусклардан соң табибларны тәүге эш көнендә үк актив эшкә җәлеп итмәүләрен сөйли. “Беренче көнне гадәттә син вак-төяк эшләрдә эшлисең, сиңа әллә ни күп эш тә кушмыйлар, алар өйрәнеп китүгә ким дигәндә бер көн кирәк икәнен аңлыйлар”, – ди медик.

Белгеч шуны да өсти, бәйрәмнәрдән соң иң мөһиме – үзеңне җиңү. “Гимнастика белән шөгыльләнүгә охшаган бу, син иртән торасың, шулкадәр шөгыльләнәсең килми, үзеңне башта җиңәсең, аннары янә өйрәнеп китәсең”, – дип тәмамлый ул сүзен.

Чыганак: lenta.ru