Акчагызны югалтасыгыз килмәсә, шушы киңәшне исегездә тотыгыз.
Бүген, 22 декабрьдә, «Башинформ» мәгълүмат агентлыгының конференц-залында журналистлар БР буенча Эчке эшләр министры урынбасары, генерал-майор Евгений Полтавц белән очрашты.
Сөйләшүнең максаты - халыкны телефон мошенникларыннан сак булырга өйрәтү, алданмаска өндәү. Аның сүзләренчә бер тәүлек эчендә генә республика халкы аферистларга якынча 6-8 миллион сум акча җибәрә.
"Таныш булмаган номердан сезгә полиция хезмәткәре яки ФСБдан дип шалтырата икән, бөтенләй җавап бирмәгез һәм телефоныгызны сүндерегез! Алар белән сөйләшергә ярамый. Бөтенләй ярамый!Танышларыгызның барысына да шуны җиткерегез. Белегез - полиция хезмәткәре беркайчан да кешеләргә шалтыратмый. Бу хокук саклау органнарының бурычы түгел. Аларның башка эшләре дә күп.
Банк вәкилләре белән дә шул ук хәл. Үзәк банк хезмәткәрләре Русия Федерациясенең һәр гражданинының барлык счетларын күзәтеп утырамы?Юк, әлбәттә!
Бүгенге көндә бердәнбер киңәш — телефонны алмау, ягъни таныш булмаган кеше икәнен аңлагач та, сүндерү, - дип киңәш бирә Эчке эшләр министрының БР буенча урынбасары.
Инвестицияләргә килгәндә, Евгений Полтавц сүзләренчә, беркем дә сезгә җиңел генә миллионнар бирми. Монда да шул бер киңәш - чит кешегә ышанып, бернинди счетка да акча җибәрмәгез.
Алдануның тагын еш очрый торган ысулы - "сезнең улыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләккән" схемасы. Монда да уяу булу кирәк һәм таныш булмаган кешеләргә ышанып, берүк акчагызны югалта күрмәгез!
Автор фотолары.