Әйдәгез тормышның матурлыгын күрер өчен бүген стресска каршы торуның гади генә адымнар өйрәник.
Күпләребез зарлар сазына батты. Шуңа күрәмсең, кайвакыт кечкенә яхшылыктан, хәтта уңай күренешләрдән тискәресен эзлибез, ачу белән кабул итәбез. Арабызда иртәнге ашның да тәмен тоймаучылар бар, чөнки ковидтан соң тәм тою рецепторлары үз хәленә кайтмаган... Әйдәгез тормышның матурлыгын күрер өчен бүген стресска каршы торуның гади генә адымнар өйрәник. Көлү гадәте Безгә йогынты ясаучы күпчелек тышкы сәбәпләр тормышыбызны катлауландыра. Без аларына йогынты ясый алмыйбыз. Әмма моңа өстәп, “эчке дошманнар” да була әле. Менә аларын инде без үзебез җиңә алабыз. Беренчесе – игътибарны негативка юнәлтү. Теләсә нинди вакыйгада кеше начарлык күрә, үзен һәм башкаларны сүгә, шул хакта гына сөйли. Бу фикерләүнең һәм игътибарның иң начар гадәтләре. Аны үзгәртергә кирәк. Һәр вакыйгада кечкенә булса да яхшылык күрергә өйрәнергә кирәк: сәламәтлек бар, гаилә исән, минем тирә-ягымда барысы да тәртиптә. Негат