Кечкенә фельетон
«Моннан 30 еллар элек куелган мөфтиемез халыкка файдасыз булса да, әйбәт кеше иде». Татар матбугаты аны каберенә озатканда шулай диебрәк калдылар. Өстәвенә:
— Ул «Собрания»ның әһәмият вә игътибарын төшермәде, — дип мактый да төштеләр.
Бу мактау, әлбәттә, Собраниянең төшәсе әһәмияте ни хәтле генә калганлыкны белмәгәнлектән түгел, тик «менә үлә, менә үлгән, менә шушы көннәрдә үләчәк» дип торганда, ике-өч еллап фәүкылгадә[1] сәбәт[2] вә мәтанәт[3] күрсәтеп, Газраил белән көрәшкән вә ниһаять, «контратака»лар ясый-ясый каһармананә рәвештә үз окопына чиккән бер кешегә каршы, ичмасам, үлгәннән соң, нәзакәт күрсәтү өчен генәдер, иншәАллаһ.
Собраниянең әһәмияте… Кем каршында? Милләт каршындамы?
Әйе шул, милләт каршында аның әһәмият вә игътибары зур иде.
Чөнки:
Ул, башка әҗнәби[4] мәмләкәттәге әрмәни вә грек рухани идарәләре шикелле, бәлки, тагын да артыграк та, үз милләтенең мәнәфәгатен һәр нәрсәдән алда тота, аның рухани вә мәдәни тәрбиясенә бик нык әһәмият бирә, милләткә рух бирергә тырыша, милләтнең һәрбер сыйныфы нинди генә җәһәттән булса да аның яхшы тәэсирен сизә вә Собраниянең башында торган «Мөфти хәзрәт»кә күңелләрдән самими бер әмният[5], ихтирам, хәтта мәхәббәт били вә аны үзенең фидакяр бер хамисе[6] дип белә иде.
Бу әлбәттә шулай булырга тиеш иде генә.
Өлкән даирәләр каршында булган игътибар? Рухани идарә башындагы мирзаның өлкән даирәләрдәге шәхси игътибары гына җитми, илдәге рухани идарәдән милләткә рух та килергә, аның гәүдәсе рух белән җылынып торырга тиеш. Юкса аның «Рухани идарәсе»легеннән ни мәгънә кала?
Бездә тоталар да, мөфтилеккә лазем булган сыйфатларны санаганда, «Ул бик шәп русча белсен, законнарны энәсеннән җебенә хәтле су кебек эчсен», диләр.
Ягъни, өлкән даирәләрне үзенең русча сөйләшүе белән генә дә шаккаттырсын!
Хәтта «бәйнелмиләл[7] конгрессларда выступать итә торган оста дипломатларның да авызларын сулы чыбык белән җусын!»
Ниһаять, «Низам төзү палаталары да аның авызыннан нәрсә генә чыгар дип көтеп торырлык булсын! Әлхасыйль[8], менә дигән шәп кеше булсын!» диләр.
Ләкин мөфтилек өчен лазем булган мондый «сәер вә шәмаил» тәртип итүчеләр иң әһәмиятле бер сыйфатны оныталар. Хәлбуки ул сыйфат әһле исламның рухани рәисе өчен фәүкылгадә мөһим саналырга тиеш.
Улдыр кем: Поза!
Фарыз итик:
Берәү русчаны, кем әйтмешли, русның үзенннән дә оста сөйләр, закон белүе дә ярыйсы булыр, ләкин «поза» ягына килде исә, бер нәрсәгә ярамас!
Өлкән даирәләр белән катнашканда, һай, бик кирәк нәрсә ул поза! Кеше яхшы поза белән торса, эффект тәмам башка була.
Безнең депутатлар арасында бит азмы-күпме канәгатьләнерлек «поза» бер-ике генә кешедә күренә. Һай, инглиз лордлары яисә венгр баронларының позасын кайдан аласың! Бер күзенә генә «монокль» да куеп алса, харап бер матур күренеш ала!
Менә уфалыларга рәхмәт укырлык бар. Афәрин һиммәтләренә[9], бу тугрыда ярыйсы гына тәмизле[10] күренәләр!
Мөфтилеккә кандидатларның барлыгын мирзалардан күрсәтәләр.
Ни генә әйтсәгез дә, мирзалар арасында ярыйсы гына «поза»да тора алган затлар була. Дини гыйлем кыйсменнән[11] гафил[12], гомере буена мөкаддәс мәсләк тәгкыйб иткән[13], исменә тап вә кер әсәре төшмәгән, милләтнең гомуми ихтирамына мәзъһәр[14] булган рухани идарәнең рухани идарә булу сыйфаты белән бихак[15] шанына муафыйк килгән кеше күрсәтергә мөмкин булса да, кимчелек моңарда да артыгы белән табыла: Поза шәп түгел!
Ни булса да шул, мирзалар яисә зыялылар арасыннан туры вә төз торган иңсәле, сөйләшкән чакта бер аягына нык басып, икенчесен алгарак куеп һәм дә уң кулын бик матур иттереп «такт» белән бутап торучы берәр затны күзләргә тиеш булыр.
Әллә Камил Мотыйгыйны итәсе, черт возьми!
Ш.К.
«Вакыт» газетасы №1812. 1915 ел, 3 июль, 3 бит.
Искәрмәләр
[1] Фәүкылгадә — гадәттән тыш
[2] Сәбәт — чыдамлылык
[3] Мәтанәт — түземлелек, ныклык
[4] Әҗнәби — ят, чит ил кешесе
[5] Әмният — ышаныч
[6] Хамис — яклаучы
[7] Бәйнелмиләл — халыкара
[8] Әлхасыйль — кыскасы
[9] Һиммәт— тырышлык
[10] Тәмизле — тәртипле, зыялы, пөхтә
[11] Кыйсем — өлеш
[12] Гафил — белемсез, надан
[13] Тәгкыйб иткән — күзәткән
[14] Мәзъһәр булган — сәбәпче булган
[15] Бихак — хаксыз