Аяклары йөрмәүче блогер, эшмәкәр Миләүшә Зарипова йортына ремонт ясый, 1 миллион сумга «кухня»га һәм башка кыйммәтле йорт җиһазларына заказ бирде. Хәзер инде 12 мең сумга чалбар алып, яшь иренең ачуын чыгарган, йокысын качырган. Видеода күренгәнчә, блогер иренә машинадан алып пакет бирә, «сак кына тот, кар кермәсен» дип кисәтә. Шуннан ире кызып китә, пакетны болгап атарлык була. «Бер чалбарны 12 мең сумга алды. Яратмасам, бәреп үтерер идем. 1 чалбар 12 мең бит! Мин ул акчаны эшләр өчен 1 сутка мунча ягам, фурако ягам!» – дип пыр туза ире Айнур. «Мин бу видеоны социаль челтәргә куям. Сине эт итеп сүгәчәкләр», – ди Миләүшә, рәхәтләнеп көлеп. «Куйсаң куярсың инде. Мине кеше хуплар дип уйлыйм. 1 метр ыштанга – 12 мең акча. Менә бит, билләһи әйтәм. Алтыннан дип язылганмы соң, юк, чалбар гына дигән», – ди кызган ир, пакеттан чекны табып карап. «Бу – сезнең яраткан рубрикагыз «мыр-мыр», – дип язучыларын куандыра блогер. «Моның өчен сиңа төне буе мырлап чыгам, ай буе, күргән саен. Әйдә утыр, к
Блогер Миләүшә Зарипова кыйммәтле чалбар алганга яшь иренең йокысы качкан
6 февраля 20246 фев 2024
84
1 мин