Ришат Төхвәтуллин төркеме, Екатеринбург якларында концерт уздырганнан соң, Төмән якларына кузгалган. Екатеринбургтан ул иҗат төркемендәге җырчыны, хәзер инде тормыш иптәше Алияне Казанга кайтарып җибәргән. Искәртеп үтик, яшь пар бәби көтә. «Алиюшкамны Казанга озаттым. 8,5 ел дәвам иткән гастрольләрдә ул беренче тапкыр минем концертларда булмаячак», – дип хәбәр итте бу вакыйганы Ришат Төхвәтуллин. Алия Төхвәтуллина (Карачуринага) Ришат Төхвәтуллин белән мәхәббәт тарихын түбәндәгечә сөйләгән иде: «Сөйли башласаң, бу – бик озын тарих инде. Без Ришат белән төнге клубта таныштык. Мин анда бары тик Ришат чыгыш ясаганга гына бардым. Янына килдем дә: «Мин синең баянчың белән аралашам», – дим. Ә ул исә: «Ә, син шул Алиямени?» – дип кенә куйды. Күпмедер вакыттан соң, без Ваһапов фестивалендә очраштык. Ришат минем телефон номерымны сорады. Ләкин ул номерымда ватсап юк иде. Шуңа без аның белән «ВКонтакте» челтәрендә языша башладык. Соңыннан Ришат миңа нидер җибәрергә теләде дә: «Миндә синең ватсаб
Ришат Төхвәтуллин хатыны Алияне Казанга озаткан: «Беренче тапкыр...»
5 февраля 20245 фев 2024
23
1 мин