Найти тему

Яз сулышы

Яз сулышы керде тәрәзәдән,

Тик урамда хаман кыш әле.

Карлар эри башлар инде тиздән,

Куш әле, табигать, куш әле !

Таңнан кояш кайнар нуры белән

Үтүкләсен бозлы юлларны.

Әкрен генә гөрләвекләр белән

Озатарбыз без салкын кышларны.

Салмас бәлки әле озак кына

Ак туннарын бу кыш йортлардан.

Ал чәчәкле матур язлар гына

Үтәр барыбер бу юллардан !

Наиля Зарипова