Нәкъ шул исемдә дөнья күрде хөрмәтле шәһәрдәшебез Закуан ага Сәлимшинның яңа шигырьләр җыентыгы Һичнинди тормыш авырлыклары‑сынауларына бирешмичә, күңел түрендә яшәешкә карата чиксез ихтирам‑сөю хисен саклаучы милләттәшләргә махсус багышланган диярсең ихлас шигъри юллар...
«Җырлар агыла чишмәдәй, Йөрәкләргә ял биреп».
Шулай дип ассызыклый Закуан ага Сәлимшин шигьри юлларының берсендә. Шигъри җанлы шәһәрдәшебезнең байтак иҗат җимешләре җырга салынган, сәләт ияләре аларны рәхмәтле тамашачысына сәхнәләрдән ишеттерә.
Еллар уза, ә җырлы‑шигъри чыганак саекмый, үз агышын дәвамлый... Очраклы хәл түгелдер, җәмәгать, тормыш рәвешедер, дигән уйдамын.
«Шигырь юлдаш, шигырь сердәш», — ди Закуан абый.
Сәнгатькә гашыйк кеше сүзләре. Матурлыкка, гүзәллеккә мөкиббән ихтирамлы якташыбыз. Шактый еллар танышбыз, шул җирлектән чыгып әйтүем. Чираттагы шигырьләр җыентыгы да бәянли бу хакта. Бер тында укып чыктым диярлек, әсәрләрдәге күренешләрнең һәммәсе кино кадрларыдай күз алдында тора сыман. Темалары да