«Тигез мөмкинлекләр дөньясы» концерт‑мюзикл 2024 елда Башкортстан Республикасында игълан ителгән Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр елына старт бирде Мәдәни чара шәһәрнең Халыклар дуслыгы йортында узды һәм аның төп хуҗалары һәм кунаклары физик мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләре булды. Алар янәдән киң җәмәгатьчелеккә, нинди генә авыр чирләргә һәм чикләүләргә дучар булуга карамастан, үзләренең никадәр көчле рухлы, актив булулары һәм тормышны яратулары турында сөйләделәр.
Мәдәният учагының зур залында төп тантана башланганчы, фойеда «Семья», «Дари добро» үзәкләре, 19нчы коррекция мәктәбе коллективлары төрле кул эшләре күргәзмәләре оештырды, мастер‑класслар уздырды. Күргәзмәдә үзләренең кул эшләре белән шәхси затлар да катнашты. Әйтик, өченче төркем инвалиды Татьяна Харитонова бәйләргә дә, чигәргә дә, тегәргә дә бик оста. Ул иҗат иткән курчаклар, брошкалар, заколкалар күз явын алырлык. «Бары тик теләк кенә кирәк. Шул очракта барысы да уң була», — диде шәһәрдәшебез.
Сәламәтлек мөмкин