Капремонттан соң суык фатирлар, кайнар су урынына җылымса су ага торган краннар, кешеләргә ташлана торган сукбай этләр...
Көнкүреш һәм торак‑коммуналь хуҗалык уңайлыклары белән бәйле сораулар үз әһәмиятен, мөгаен, беркайчан да югалтмас.
Зар‑интизарлы форум
Узган атна ахырында Милли мәдәниятләр үзәгендә булып үткән «УПРАВДОМ» шәһәр форумы оештыручылар фаразлаган вакытка сыешмады. Милекчеләр авызыннан яңгыраган сорауларны ачыклау еш кына бәхәсләр белән тәмамланды.
Чарада күп фатирлы йорт Советлары рәисләре һәм актив яшәүчеләрдән тыш, БР Дәүләт Җыелышы депутатлары Алексей Шмелев һәм Рөстәм Ахунов, Туймазы шәһәренең Көнбатыш округы буенча Дәүләт торак һәм төзелеш күзәтчелеге, лицензия контроле бүлеге начальнигы Әлфия Нәҗмиева, Октябрьскийның идарәче компанияләре, торак милекчеләре ширкәтләре, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм профильле хезмәт вәкилләре катнашты.
Җыелышның «сорау‑җавап» өлеше башланганчы, Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский сүз алды.
— Бүгенге көндә илдә бара торган иҗтимагый‑сәяси вакыйгаларга карамастан, без кешеләрнең яшәү шартларын кайгыртудан туктарга тиеш түгел. Торак‑коммуналь хуҗалык ул билгеле финанслау чыганаклары һәм зур күләмле эшләр күрүне таләп итә торган тармак. Һәркемнең җылы һәм якты торакларда яшисе, төзек подъездларга чыгасы, тәртипкә салынган ишек алларында йөрисе килә. Җирле муниципалитет өчен бу өстенлекле бурычларның берсе һәм без моңа үзара хезмәттәшлек белән ирешүне максат итеп куябыз, — диде кереш сүзендә Алексей Евгеньевич.
Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Нәфыйков 2023 елда капиталь ремонтланган һәм төзекләндерелгән объектлар турында мәгълүмат җиткерде, 2024 елда башкарылачак эшләрне атады.
Агымдагы елда Октябрьскийның торак‑коммуналь хуҗалыгында 134 миллион сумнан артык бәягә капиталь ремонт эшләре башкару күздә тотыла.
Атап әйткәндә, 25 күп фатирлы йортта капремонт үткәреләчәк. Моннан тыш, тугыз йортта түбә, 11 йортта фасад, бер йортта җылыту, бер йортта су белән тәэмин итү һәм канализация, ике йортта электр белән тәэмин итү системалары капиталь ремонтланачак. Күп катлы ике йортта яңа лифт җиһазлары урнаштырылачак. Шуларның берсендә эшләр инде тәмамлану стадиясендә.
Милекчеләргә шуны истә тотарга кирәк, ремонт үткәрү өчен чиратны формалаштырганда, төбәк операторы яшәүчеләрдән күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау өчен кергән взнослар күләмен исәпкә ала. Кызганычка, подъездларны капиталь ремонтлау буенча республика программасыннан Октябрьский быел төшеп калган.
Йортлар картая
Шәһәрнең 35нче микрорайонындагы 27 санлы йортта яшәүче бер пенсионер әлеге йортта 45 ел яшәвен билгеләп узды.
— Без кырык елдан артык капиталь ремонт көтәбез. Күп фатирлы йортка, бу программага эләгү өчен, күпме вакыт таләп ителә? — дип мөрәҗәгать итте ул.
Моннан өч‑дүрт ел элек әлеге бинада түбә ремонты булган. Хәзерге вакытта яшәүчеләр фасад җылытуны таләп итә. «Безнең йорттан күпкә яшьрәк йортлар җылытыла, ә безнең йорт кайсы елгы планга эләкте икән? Безнең подъездларга кереп карагыз, аларның нинди хәлдә булуын күрерсез. Без хәтта агымдагы ремонт эшләренең ничә ел саен уздырылырга тиеш булуыннан да хәбәрдар түгел», — дип борчылды өлкән яшьтәге ханым.
— Планда каралган агымдагы ремонт бары тик бина милекчеләренең гомуми җыелышы яки күп фатирлы йорт Советы карары буенча гына мөмкин. Уңай карар кабул ителгән очракта, әлеге чыгымнар өчен агымдагы ел дәвамында акча салына. 27 санлы йортка килгәндә, 2023‑2024 елларга кабул ителгән карар нигезендә, быел 1 һәм 3 подъездларда тәрәзәләр алмаштырылачак. Башка төрле эшләр уздыру турында карар юк. Әгәр милекчеләрдә йорт торышына карата сораулар туа икән, без аны тагын бер кат өйрәнеп, сезгә тәкъдимнәр кертә алабыз. Агымдагы ремонт уздыру турындагы карарны моннан алда кабул ителгән карарга өстәмә рәвештә кабул итәргә мөмкин, — дип җавап бирде «Жилуправление» җәмгыяте директоры урынбасары Дмитрий Пашпекин.
Ә капиталь ремонтка килгәндә, 27нче йортта яшәүчеләргә 2029‑2032 елларны көтәргә туры киләчәк. Бу чорда су белән тәэмин итү һәм пычрак сулар чыгып китү системалары капиталь ремонтланачак.
— Фасадны җылытуга килгәндә, бу хакта милекчеләр җыелышы уздыру һәм йорт диварларының җылылык саклауда нормативларга никадәр туры килү‑килмәвен тикшерү мәҗбүри, — дип аңлатты Илнур Нәфыйков.
Кешеләр җылыга туймый
2023 елның җәендә Фрунзе урамындагы 7нче йортның җылылык системасына капиталь ремонт ясалган.
— Тимер батареяләр биметаллдан ясалган радиаторларга алмаштырылды. Эш барышында стоякларның зурлыгы һәм радиаторлардагы секцияләр саны киметелде. Нәтиҗәдә, почмак һәм беренче катта урнашкан фатирлар җылыга туймый. Почмак фатирларда җылылык 19 градуска кадәр төште. Өстәвенә, аларда тәрәзәләр күп. Ахыр чиктә, кешеләр бүлмәләрдә өстәмә җылыту җиһазлары урнаштырырга мәҗбүр булды. Фатирларны бу рәвешле җылыту электр челтәрләренә зур йөкләнеш бирә. Ә алар безнең йортта бик тузган, — дип ачынып сөйләде милекче.
Закон нигезендә, җылыту чорында йортның минималь температурасы 18‑20 градус җылылык дәрәҗәсендә булырга тиеш. Әгәр сезнең фатир почмаклы булса, норма +22 градуска тигез.
Моннан тыш, яшәүчеләрнең капремонт сыйфатына да дәгъвалары күп булып чыкты. Һәм бу аңлашыла да: торбаларны урында, төгәл итеп әйткәндә, сезнең чиләк яисә унитаз өстендә турасалар, сез риза булып торыр идегезме?!
Стояклар үзара ялгану сәбәпле, көзен бу йортка җылылык соң килеп җиткән. Чөнки торбалардан су бәреп чыккан, табигый ки, авария булган урыннарны юк итәргә туры килгән. Әлеге кимчелекләр буенча яшәүчеләр тиешле хезмәтләргә бер тапкыр гына мөрәҗәгать итмәгән, әмма анык җавап бирүче шушы көнгә кадәр юк.
Форумда катнашкан подрядчылар сүзләренә караганда, җылылык системасына капремонт экспертиза узган проект буенча башкарылган.
7нче йортта яшәүчеләр сүзләренә караганда, фатирларның почмакка чыга торган бүлмәләрендә, ә алар гадәттә, йокы бүлмәләре, хәтта дүрт секцияле батареяләр куелган. Проект, гадәттә, бинаның мәйданыннан һәм радиаторның бер өлеше бирә торган җылылык куәтеннән чыгып исәпләнә. Әйтик, бүлмәнең мәйданы 22 квадрат метр, радиаторның бер секциясе 170 Вт җылылык бирә. 22X100:170=12,9. Әлеге бүлмә өчен 13 бүлектән торган радиатор кирәк булачак. Бу йортта исәпләүләр кем тарафыннан башкарылган? Милекчеләрдә сорауларның чуты‑кырые юк. Ахыр чиктә форумда ике якка тагын бер кат очрашырга һәм әлеге проблеманы өйрәнергә тәкъдим ителде.
Ышаныгыз, ләкин тикшерегез
Октябрьскийлыларны краннан кайнар су урынына җылымса су агуы, шул сәбәпле ресурс өчен яңадан исәпләү үткәрелмәве, күп фатирлы йорт ишек алларында балалар уен мәйданчыкларының яраксызлыгы, сукбай этләрнең кешеләргә ташлануы һәм башка бик күп сораулар борчый булып чыкты.
Аларның һәркайсына күпмедер дәрәҗәдә ачыклык кертелде. Шул ук вакытта ахыргача хәл ителмәгән сораулар да шактый калды.
Кеше тормышында көнкүреш белән бәйле сораулар туып кына тора һәм бу табигый күренеш. Әлбәттә, килеп туган проблемаларны тиз арада чишү өчен ресурслар белән тәэмин итүче һәм торак‑коммуналь уңайлыклар өчен җаваплы оешмалар җавап тота. Шул ук вакытта милекчеләр үзләре дә һәрвакыт уяу булырга һәм үзләре яши торган фатирда гына түгел, тулы йорт белән бәйле вәзгыятьне дә күз уңында тотарга тиеш. Шул очракта гына күп фатирлы йортларны үз балансына алган Идарә итүче компанияләрнең эшчәнлеген дә контрольдә тотарга һәм аларның банкротка чыгуыннан хәбәрдар булырга мөмкин булачак. Октябрьскийда шундый күңелсез хәлгә тарыган коммуналь оешмалар да бар булып чыкты. Һәм бу хакта милекчеләр очраклы рәвештә генә белеп алган. Шуңа күрә алар җирле властьне күп фатирлы йортлар белән идарә итүче компанияләргә карата катгыйлык, ә яшәүчеләрне, үз хокукларын һәм бурычларын белеп, таләпчәнлек күрсәтергә чакырды.
Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары