Алып баручы Рамил Шәрәфиев җырчы Әнвәр Нургалиев концертына килеп, тамашачының әдәпсезлегенә шаккатып кайткан. Үзенең фикерләрен ул сторисларында язып калдырган. «Әнвәр Нургалиев концертына килеп эләктем. Аның иҗатын хөрмәт итәм. Концерт ошады, Әнвәр – тәҗрибәле артист, анда башкача була да алмас иде. Ә менә тамашачы өчен оялып утырдым. Соңгы 2-3 җыр барышында урыннарыннан торып, кеше каршыннан чыгу юлына чабалар… Бу – артистны хөрмәт итмәү дип уйлыйм. Әлеге күренешкә концертта гына түгел, театрларда да юлыккан булды. Күңелсез… Бер-беребезне хөрмәт итик. Сабыр булсак иде», – дип яза алып баручы.
Рамил Шәрәфиев Әнвәр Нургалиев концерты турында: «Оялып утырдым...»
1 февраля 20241 фев 2024
9
~1 мин