Балтач кызы, балалар клиник хастаханәсенең кан салу үзәгендә шәфкать туташы булып эшләгән Илүзә Нуриева (Солтанова) тормыш иптәше Инсаф белән Донбаска китте. Бу хакта ГТРК «Татарстан» ролик төшергән, алар хакында «Хезмәт» газетасы журналисты Гөлзидә Газизуллина да яза. – Без барысын да ныклап уйладык, фронттагыларга медиклар ярдәме бик кирәк, – ди Илүзә. «Күптән түгел генә медицина көллиятен тәмамлап, балалар клиник хастаханәсендә эшли башлаган Илүзә өчен бу сәфәр – тәүге мөһим тәҗрибә. Ә тормыш иптәше Инсафның махсус хәрби операция зонасына икенче мәртәбә баруы. Инсаф Нуриев – тәҗрибәле волонтер һәм «Яшь гвардия» активисты. Шәһәр хастаханәсендәге эшеннән тыш, ул Мариуполь хастаханәсендә атышта зыян күрүчеләргә дә ярдәм иткән. Инсаф сүзләренчә, бу сәфәр аның өчен әхлакый бурыч үтәү булып тора. «2 атна әз дә кебек, әмма ялгызыңа гына бик авыр. Бигрәк тә элемтәгә чыкмаган вакытларында, ә монда мин, ичмасам, аның янәшә икәнен белеп торам», – дип сөйләгән Илүзә ГТРК «Татарстан» телеканалын
Балтачтан ирле-хатынлы Илүзә һәм Инсаф Нуриевлар хәрби операциягә киткән
31 января 202431 янв 2024
3
1 мин