Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Райондашыбыз Илүзә тормыш иптәше белән Донбаска китте (видео)

Балтач кызы, балалар клиник хастаханәсенең кан салу үзәгендә шәфкать туташы булып эшләгән Илүзә Нуриева (Солтанова) тормыш иптәше Инсаф белән Донбаска китте. Максатлары — яралыларга ярдәм итү.

— Без барысын да ныклап уйладык, фронттагыларга медиклар ярдәме бик кирәк, — ди Илүзә.

Күптән түгел генә медицина көллиятен тәмамлап, балалар клиник хастаханәсендә эшли башлаган райондашыбыз өчен бу сәфәр тәүге мөһим тәҗрибә. Ә тормыш иптәше Инсафның махсус хәрби операция зонасына икенче мәртәбә баруы. Яшь гаилә башлыгы 7нче шәһәр хастаханәсендә эшләүдән тыш, волонтер, «Яшь гвардия» активисты да.

Нуриевларга имин сәфәрләр теләп, туган якларга, якыннары янына исән-имин кайтуларын теләп калабыз!