«Башкорт хуҗабикәсе» исеме белән танылган Миләүшә Шәйхелисламова татар эстрадасы йолдызы Иркәдә кунакта булган. Ул «Йолдыз белән бер көн» рубрикасында җырчыдан шоу-бизнес өлкәсендәге элекке һәм хәзерге конфликтлары хакында турыдан-туры сораган. Тик Иркәнең бу темаларга сөйләшергә яратмавын яхшы беләбез. Сторисларга да җавапларның кайбер өлешләрен генә чыгарганнар, яки Иркә аларга читләтеп кенә җавап биргән, дигән фикер туа. «Сезнең «Барс Медиа» белән конфликт булган икән. Сезгә янаганнар, машинагызның тәрәзәсен ватып киткәннәр, сезгә хәтта сак астында йөрергә туры килгән. Бу дөресме?» – дип сораган аннан блогер. «Комментарий булмаячак. Әйе, булды, дип кенә җавап бирәм. Бу темага башка кайтмыйбыз», – дигән Иркә. Дөрес, Иркә әлеге конфликттан соң бик күп проблемаларга юлыгуын яшермәгән. Шуларның берсе – кайбер аранжировка ясаучылар һәм композиторларның Иркә белән хезмәттәшлек итүдән баш тартуы. «Ул чорда миңа Илдар Ногманов бик нык ярдәм итте. Ул гына минем белән калды. Аңа бик зур рәхмә
Иркә «Барс Медиа», Ландыш Нигъмәтҗанова, Гөлназ Асаева белән низаглары турында сөйләде
30 января 202430 янв 2024
9
2 мин