Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаның кызы, җырчы, блогер Лилия Хәйруллина Аргентинаның башкаласы Буэнос-Айреска барлыгы 22 сәгать очкан. Ул язылучыларына беренче хис-кичерешләрен җиткергән. «Арзан һәм тәмле ит, искитмәле архитектура, яшел шәһәр, матур агачлар күп, халык телефонда утырмый, бик күп аралаша, җылы һава торышы, яшәү бәясе чагыштырмача кыйммәт түгел, яшәү дәрәҗәсе мин булган урыннардан начар түгел, сукбайлар, кесә караклары күп һ.б. Кешеләр акрын, ялкау… Алар беркая ашыкмый, мин алай ияләнмәгән. Монда кием эзләп килергә кирәкми, яхшы кием юк, бәяләр тотрыксыз, инфляция югары», – дип күзәтүләре белән бүлешкән җырчы. Җырчы әлегә күп урыннарда булырга өлгермәгән. Аргентинада инглиз телендә сөйләшүчеләр аз икән, шуңа күрә испан телен өйрәнә. Телне Казанда ук өйрәнә башлаган. Әлегә кыенрак икәнен, башында татар, рус, инглиз һәм испан телләре булуын әйтә. Лилия Хәйруллина Буэнос-Айреска нинди максат белән баруын яшерә. «Лилия, бик озакка киттеңме анда?» – дип сор
«Аргентина – бала табу өчен яхшы урын» – җырчы Лилия Хәйруллина 22 сәгать чит илгә очкан
30 января 202430 янв 2024
6
1 мин