«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында Лилия Кадыйрова «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып бара. Ул, кунак итеп, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинны чакырган. Җырчы концертка 3 көн кала тавышы бетүе, икенче юлы 2 атна кала авариягә очравы, маңгаендагы яраны тегүләре һәм аны чәче белән каплап йөрүе турында сөйләде. «Нурлатта концерт булды. Мунча кердек. Шуннан соң миндә гайморит башланды, тавыш белән бәйлелек тә юк кебек, әмма тавыш ярылары ялкынсынуы башланды. Табиблар белән киңәшләшкәч, антибиотик бирә башладылар. Ә алардан минем очкылык тоту башланды, ул 5 минут кына дәвам итми, ә көн буе бертуктамый очкылык тоту турында сүз бара. Очкылык тоту тавыш ярыларына тагын да йогынты ясады. Бу хәлдән соң тавыш бөтенләй бетте. Концертка 3 көн калды. Икенче көнне оркестр белән репетициядә җырлый башладым гына, очкылык тоту башлана. Артистлар көлә, ә минем елыйсы да, көләсе дә килә. Антибиотикны туктаттык. Икенче көнне уяндым, «очкылык тотмасам ничек тә ерып чыга
Ришат Төхвәтуллин бертуктаусыз очкылык тотуы һәм маңгаендагы ярасы турында сөйләде
29 января 202429 янв 2024
6
2 мин