Җырчы Әнвәр Нургалиевның 50 яшьлек юбилеена тормыш иптәше Ирина көтелмәгән бүләк ясаган – социаль челтәрләргә үзе иҗат иткән шигырьне куеп тәбрикләгән. «Илле яшең, юбилеең белән, Кадерлебез безнең, җанашым. Һәрвакытта йөзең балкып тора, Нурлар чәчә назлы карашың. Туксан дүртнең 16нчы мае, Сеңеп калган йөрәк түрендә. 30 ел (Аллаһка шөкер) иңне-иңгә куеп, Атлыйбыз без әле бүген дә. Чабар аттай узып китте еллар, Ә мәхәббәт уты сүнмәде. Тик үзебез беләбез без, иркәм, Бу юлларны ничек үткәнне. Яхшы әти дә син, яхшы ир дә, Без бәхетле җирдә син булганга. Шундый гаилә бүләк иткән өчен, Рәхмәт әйтәм бүген Ходайга. Уртак сөю, мәхәббәттән Ул һәм кызыбыз туды. Бәхетле үсеннәр диеп, Бар нәрсәне булдырдык. Кайда гына йөретмәде Баллы, татлы, ачы язмыш (Базарда да саттың, җиһаз да ясадың, дворник та булдың). Син ышанычлы булганга, Шөкер, гөрләп барды тормыш. Гастрольләргә киткән чакларыңда, Барыбыз да көтеп калабыз. Синең уңышларга сөенәбез, Һәм борчылып көтеп торабыз. Ә төннәрен, яшь чакларда кебек,
Әнвәр Нургалиевка хатыны шигырь язган: «Тик үзебез беләбез без бу юлларны ничек үткәнне»
29 января 202429 янв 2024
5
1 мин