Танылган журналист Люция Фаршатова гаиләсенә зур кайгы килгән. Аның улы Илшат вакытсыз арабыздан китеп барган. Бу хакта ул «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә хәбәр итә. «Улым, бәгырь җимешем, йөрәк парәм, ничек яшәргә соң синсез? Син бит безнен алтын баганабыз, киләчәк тормышыбызнын өмете, ышанычы идең. Калдырдың да киттең. Рухың шат, авыр туфрагың җиңел, каберең якты, урының җәннәттә булсын, балам. Бик-бик авыр бит…» – дип яза Люция ханым. Журналистның дуслары, туганнары әлеге пост янында кайгы уртаклашу сүзләре калдыралар. Люция ханымның улы Илшат кисәк вафат булган. «Люция апа, Илдус абый, без сезнең белән бергә кайгырабыз… Илшат безнең йөрәкләрдә игелекле, аралашучан, гел елмаеп торучы, иң әйбәт әти һәм иң әйбәт ул булып калыр. Шулай иртә китеп баруы бик кызганыч. Сабырлыклар телибез сезгә»; «Люция ханым, әле яңа гына ишеттем. Әй Аллам, бик авыр хәсрәткә дучар булгансыз икән бит… Аллаһы Тәгалә Сезгә нык сабырлык,түземлекләр бирсен инде. Мондый вакытта нинди генә сүзләр әйтергә дә белмисең