Найти тему
Интертат

Аяклары йөрмәүче блогер Миләүшә Зарипова миллион сумлык «кухня»га заказ биргән

Эшмәкәр, аяклары йөрмәүче блогер Миләүшә Зарипова өендә ремонт ясарга җыена. Бу турыда ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә күрсәтеп, сөйләп бара. Йорттагы түшәмнәрне, люстраларны алыштырырга җыеналар.

Шул сәбәпле, ул элеккеге йорт җиһазларын сатуга куйды. «Кухнясы» шундый зур, хәтта блогер аны 2 кешегә бүлеп алырга тәкъдим итә. Аш бүлмәсендәге өстәл белән урындыкларның яңа хуҗалары бар инде. Блогер залдагы диванны 100 мең сумга тәкъдим иткән иде, ул сатылган.

  • Инвалид коляскасындагы блогер Миләүшә кияүдә чагында икенче иргә гашыйк булуын сөйләде

Блогер йорт җиһазларының өр-яңа кебек саклануын да искәртә. Шулай ук кызы бүлмәсендәге карават белән шкафлар да яңа хуҗаларын көтә.

  • Блогер Миләүшә Зарипова яшь иренең элеккеге хатыны турында: «Безнең акчага яшәргә тели»

«Ниһаять, «кухня»га заказ бирдек, 1 миллион сумга чыкты. Кызымның бүлмәсенә карават (78 мең) һәм шкаф (230 мең) китерделәр инде», – дип, бүгенге бәяләрне хәбәр итте ул.

  • Блогер Миләүшә Зарипова яшь ире белән бизнес ачкан: Айнур мунча юа, ул видеога төшерә