Кубань халкын коточкыч җинаять тетрәндергән. Адыгеядә яшәүче ир-ат элеккеге сөйгәнен һәм аның 2 яшьлек кызын вәхшиләрчә үтергән. Фаҗига баланың туган көне көнне булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. 28 яшьлек Надежда мәетен коткаручылар Краснодар шәһәрендә янып беткән фатирда таба. Урынга килгән тикшерүчеләр моның җинаять булуын шунда ук аңлый һәм хатынның элеккеге сөйгәне катнашы булу да ачыклана. «Тикшерү ачыклаганча, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат 23 гыйнварда кич белән 28 яшьлек хатын яши торган фатирга килә. Алар талаша һәм ир-ат хатынны буып үтерә», – диелә хәбәрдә. Җинаятьтә шикләнелүче шәхесен тиз арада билгелиләр. Ул – Адыгеяда яшәүче 28 яшьлек ир-ат. Яшь хатын бу ир белән мөнәсәбәтләр корып карый, ләкин күптән түгел генә аның белән аерылышырга була. Күршеләр сүзләренчә, Надежда нәни кызы белән яши. Ләкин янган фатирда бала табылмый. Туганнары үтерүче баланы исән калдыруга өметләнә. Ләкин күрше республикада тоткарлагач, ир-ат баланы да үтерүен әйтә. Ул бала мәетен
Туган көндә фаҗига: Яшь әни белән нәни кызчыкны вәхшиләрчә үтергәннәр
27 января 202427 янв 2024
1
1 мин