Иҗади гаилә Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегет шушы көннәрдә сәяхәттән кайтканнар. Алар белән бергә ял итәргә җырчы Римма Никитина да барган. Кайтырга очканда самолетта төшкән фотосурәтен Лилия ханым «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсенә урнаштырып: «Казан, каршы ал», – дип язган. Әлеге фотода күзгә ташланган нәрсә: нибары ярты ел элек кенә кавышкан яшь пар Лилия һәм Винарис уртасында утырып төшкән Римма Никитина! Бу күренеш бик күпләрдә сорау уяткан, канәгатьсезлек тудырган. Лилиянең виртуаль дуслары аңа саграк булырга, кешеләргә ышанмаска, бәхетен кулыннан ычкындырмаска киңәш иткәннәр. «Тәки уртагызга кергән бу Римма Никитина! Лилия, күзеңне ачыбрак йөр инде, шуның кадәр ышанып бетмә кешегә. Әле туктаусыз өегезгә киләдер, сезнең беркатлы, ачыклыктан файдаланып», «Нишләп ул сезнең уртада соң? Ир белән хатын арасына керергә ярамый бит», «Арагызга беркемне дә утыртмагыз», «Ирсез каласыгыз килмәсә – ияләштермәгез. Ышаныч юк хәзерге хатыннарга!», «Лилия, бар да дөрес әйтәләр бит.
Лилия Хәмитова белән Винарис өчен борчылалар: «Шуның кадәр ышанып бетмә кешегә»
27 января 202427 янв 2024
4
1 мин