Найти тему
Интертат

Венера Аитова авырый

Телевизион тапшырулар алып баручы, блогер Венера Аитова авырып киткән. Сторисларыннан аңлашылганча, ул компьютер томографиясе узып йөри.

«Дуслар, температура булмаса да, ютәл озакка сузылса, түзеп ятмагыз. Барыбызга да исәнлек-саулык.

Казанда бик күпләрнең бер үк анамнез. Озак вакытлар ютәл бетми, температура юк, хәл дә юк. Нәтиҗәдә, бу пневмония булып чыга.

Игътибарлырак булсагыз иде. Өйдә дәваланып ятарга кирәкми. Үзегезне саклагыз!» – дип язган ул.