Татарстанның иң көчле хатын-кызлары беләсезме кайда яши? Минзәләдә! Җырчы Фирдүс Тямаевның концертында булган хәл моны раслый да раслый! Тулбай авылыннан концерт карарга килгән бер парны Тямаев башта: «Сезнең дә үбешәсегез килә что ли? Кайткач үбешерсез. Ә юк, абый, давай!» – дип, яңа кавышкан егет белән кыз кебек итеп, шәпләп үбештергән. Аннан җырчының күңеленә: «Апа, бу – точно синең ирме соң?» – дип шик кергән. Ханым исә озак уйлап тормыйча, ирен жәлт кенә кулларына күтәреп алган, шулай итеп хәләл ире икәнлеген дәлилләгән. «12 ел концерт куеп, мондый се.. -любовьны күргәнем юк иде әле минем», – дип шаккаткан Тямай инде урта яшьләрдәге ир белән хатын арасындагы мәхәббәткә. Фирдүснең «подписчик»лары бу видеога төрле күзлектән караганнар. Кайбер комментарийларга «хатын-кызлар нәфислек, тыйнаклык кебек сыйфатларын җуеп бара» дигән фикер салынган. «Кая бара бу дөнья! Исем китә шундый хатыннарга»; «Хурлык. Берсенең шушы кыланмышлары аркасында башкаларының да репутациясе төшә»; «Акылдан яз