Казан кызы, блогер Эльвира Әхмәтшинаның ире Инсаф Галимҗанов, хөкем карарын үтәп, төрмәдән чыккан. Бу хәбәр белән Эльвира үзенең социаль челтәреләрендә уртаклашты. Кыз ирен Әлмәттә урнашкан колония капка төбеннән каршы алган. Күрешүнең беренче секундларын алар видеога төшергәннәр. «Ирекле! Минем ничек бәхетле булуымны сүзләр белән аңлата торган түгел! Мин төштә кебек... Бу хәлләр чыннан да безнең беләнме? 5 ел колония артта калды. Ниһаять, бу тарихның да азагы җитте! Безнең яңа бүлек башлана», – дип язган Эльвира видео астына. Инсафны һәм аның дусты Исламны 131нче һәм 132нче маддәләр буенча көчләүдә гаеплиләр, биш ел ярымга төрмәгә утырталар. Әлеге вакыйга 2019 елның 7 февралендә була. Эльвира белән Инсаф тарихын 100 000нән артык кеше күзәтте. Эльвира ирен ни сәбәпле утыртуларын, хөкем карарларын, күрешүләре турында үзенең сәхифәсендә сөйләп барды. Ул үзен «зэк хатыны» дип атый һәм иренең гаепсезгә утыртулары, җинаять эшендә Инсафның катнашы булмавы, моңа бернинди дәлилләр булмавы туры