Гомрә хаҗына килгәч, җырчы Айгөл Бариеваның чирләп китүе хакында язган идек. Авырып, кунакханәдә калган көнне Айгөл Бариева язылучыларыннан килгән сорауларга җаваплар биргән. Кече хаҗ сәфәреннән кайтканнан соң җырчы яулык ябачакмы? Бу – соңгы көннәрдә Айгөл Бариевага килә торган иң популяр сорауларның берсе икән. «Мин хәзер гел яулыктан йөриячәкменме? Әлеге сорау минем үземнең алдымда да торды. Бу турыда хәзрәт белән дә сөйләштем. Ул мондый карарларның әкренләп, үз вакыты белән кабул ителергә тиешлеген аңлатты, аеруча минем очракта. Чөнки мин – ялгыз хатын-кыз һәм мин яшәү өчен акчаны бары тик сәхнәдә җырлап кына табам. Яулык бәйләү – уен эш түгел. Аны бүген ябып, иртәгә салып булмый. Яулык бәйләсәм, мин тулысынча үземнең яшәү рәвешемне үзгәртергә тиеш булам. Бу, әлбәттә, минем һөнәремә дә кагылачак. Мин инде башка сәхнәдә җырлый алмаячакмын. Монда тышкы кыяфәт турында гына сүз бармый, миңа репертуарны да алышырырга, яки, гомумән, бөтенләй башка һөнәр сайларга туры килмәгәе. Тик мин әл