Октябрьский шәһәренең бишенче җитәкчесе Иван Елизарович Клинов, бактың исә, хәрби табиб булган икән. Бөек Ватан сугышы башланганда, унҗиде яше дә тулып җитмәгән якташыбыз Бөре медицина техникумының өченче курсында белем ала. Немец илбасарлары белән көрәш башланган беренче көнне үк булачак медицина хезмәткәрләре фронтка китү теләген белдерә. Алар арасында 16 яшьлек Ваня да була.
Кызыл Армия сафларына ирекле киткән егетнең тиздән иңнәрен лейтенант погоннары бизи. Аны 1226нчы укчылар полкына хәрби фельдшер итеп билгелиләр. Тәүге сугыш чирканчыгын Иван Ржев өчен барган бәрелешләрдә ала. Контрһөҗүм вакытында совет гаскәрләре күп югалтулар кичерә. Медикларга авыр шартларда көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә.
Ә менә камалышта калган Ленинград өчен барган сугышларны якташыбыз аеруча ачынып сөйли торган була.
— Совет солдатлары миналар куелган кырларны, чәнечкеле тимерчыбыкларны гизеп, фашист окопларында сугыша башлады.
Вакытны әрәм итмичә, шунда ук, медпункт ясадык, — дип язган Иван Елизарови