Кадерле Кыш бабай, миңа янәдән Камчатка, Ямал һәм Тыва бүләк ит...
Яңа ел төнендә Кыш бабайдан төрле урыннарга бик күп сәяхәтләр юравын теләдем һәм менә чакыру хаты килеп тә җитте. Ура! Ниһаять, мин җәйге Байкалны күрәчәкмен!..
Алия Солтанның социаль челтәрләрдәге төркеме караган саен мавыктыра.
«Класс!».
«Байкал матур! Искиткеч! Һәм ул чыннан да тылсымлы!» — шәрехләүләрдә халыкның никадәр матурлыкка сусавын сизәсең.
Утыз градус салкында Урал буенча йөрим — искиткеч!
«Уралның сихри әкияте!!! Алия, матурлык өчен рәхмәт!»
«Космос!»
«Сүзләр табуы кыен...»
«Мондый һава торышында камера үзен ничек хис итә?»
Гүзәллекне күрә һәм тоя белгән кулларда теләсә нинди аппаратка да җан керә, ул хәрәкәткә килә.
Менә шундый кызыклы язмышлы кешеләр белән очрашкач, Ходай Тәгаләнең никадәр кодрәте зур булуына тагын бер кат инанасың. Кемнәрдер могҗизага тиң операцияләр ясап, кеше гомерен саклап кала. Икенчеләр йортны саклау, акыллы көнкүреш техникасы белән идарә итү кебек функцияләр белән тәэмин ителгән робошар‑ярдәмче уйлап таба. Ә менә Алия Солтан кебек якташыбыз дөньяның никадәр гүзәл һәм бай булуыннан үзе генә ләззәт табып калмый, ул аны фотосурәтләрендә чагылдырып, киң аудиториягә тәкъдим итә. Күргәзмәләрдә авторның фотоэшләре тамашачыны илнең теге яки бу уникаль урынына җәлеп итә, алар хисле итеп язылган текстлар белән тулыландырыла, күңелләрдә соклану уята.
Каян килгән мондый мавыгу? Байкал, Камчатка, Сахалин... Бу бит башкорт табигате белән генә хозурлану түгел. Гомумән, кем соң ул Алия Солтан? Без аны якты һәм сәләтле шәхес, искиткеч фоторәссам буларак кына беләбез түгелме?
Башкисәр кыз
Алия Уфада туа. Ул вакытта Башкорт дәүләт университетында укыган әти‑әнисе белән бергә яңа туган нарасыйга да беренче ярты елны математика факультетында «белем» алырга туры килә. Әнисе укуын тәмамлаганчы, Алия Серафимовкада, әбисе янында үсә. Шуңа күрә кызга бу тормышта әбисе белән әнисеннән дә якынрак һәм кадерлерәк кешеләр юк.
— Оооо, минем балачагым пионерлар һәм урам бандалары рухында узды: мин үзебезнең урамда тимурчылар командасы оештырдым һәм, ярдәм итүгә караганда, зыян салган вакытлар да булды, — дип көлә гәзитебез кунагы. — Урамның икенче очындагы балаларга каршы, рогаткалар белән коралланып, сугышырга барабыз. Велосипедларга бишәр кеше атланып, таулардан төшәбез. Төрле тән җәрәхәтләре алу — монысы да инде норма. Озын җәй дәвамында ике тапкыр ашыгыч ярдәм машинасы килми калмады. Минем яраларымны бәйләгән арада, фельдшерларга, тынычландырыр өчен, әбиемә дә дарулар бирергә туры килде. Күрше авылларга җәяүләп балык тотарга киткән, түбәдән сикергән чакларны һич онытырга мөмкин түгел. Агачларда штаблар төзедек һәм бәхетле булдык. Күпләр кебек мин дә балачакны бик яратам, һәм без анда ничек исән калдык икән, һич аңламыйм...
Алиянең әнисен юллама буенча Октябрьскийга эшкә билгелиләр. Әмма шук һәм батыр кыз шәһәр тормышына да бик тиз күнегә.
— Бик яшьли мине туризм һәм чаңгы үзенә тартып алды. Әни мине, рюкзак кигертеп, урманда агач чаңгыга бастырды. Үсә төшкәч туристик слетлар һәм «Автоприбор»дан бард фестивальләре китте. Бераздан миндә геолог булу хыялы туды, чөнки алар гомер буе романтикада һәм сәяхәттә яши. Мин әле ул вакытта бу могҗиза тулы дөньяга алып килә торган башка төрле һөнәрләр дә барлыгын белми идем.
Спорт ориентирлашу, чаңгы узышлары, туризм, тир, башка төрле ярышлар — Алия Әнвәр кызы Октябрьскийда узган бәхетле үсмер чагын да сагынып искә ала.
Үкенмәслек итеп яшәргә кирәк
Хәзер ул Камчаткага гашыйк. «Минем төп урыннарым — Байкал, Кавказ һәм, әлбәттә, Камчатка — 2023 елда мин анда 2,5 ай булдым. Моңа кадәр Урал буйлап бик күп йөрдем. Тыва, Бурятия, Әзербайҗан, Териберкага хатын‑кызлар автоэкспедицияләре оештырдык», — дип дәвам итә якташыбыз.
Эшләми калган эшең өчен үкенүгә караганда, эшләгән эшең өчен үкенү яхшырак — Алия Солтанның тормыш шигаре.
— Мин профессиональ экспедиция фотографы, корпоратив һәм туризм өлкәсендә фотограф, шулай ук мин югары белемле документаль кино режиссеры. Фотога төшерүдән тыш, Түбән Новгородның «Твоя Высота» турклубыннан минем белән бергә сәяхәткә чыгучылар өчен мин тимлид, гади тел белән әйткәндә, турлар вакытында команда эшен планлаштыручы һәм оештыручы, хезмәткәрләр арасында бурычларны бүлеп бирүче, аларны мотивацияләүче булып та торам, — дип сөйли ул.
Алия Солтанның укыту тәҗрибәсе дә бар. Ул Югары фотография мәктәбендә, яһүд толерантлык музеенда, визуаль сәнгать мәктәбендә яшүсмерләргә фотография укыта. Фотокурслар алып барырга да вакыт таба.
Тормышка омтылу үрнәге
Октябрьскийга еш кайтырга тырышкан фотограф шәһәр халкының мәхәббәтен үзенең кабатланмас фотосурәтләреннән эшләнгән күргәзмәләре белән яулый. Шуларның берсе — «Минем илем. Телепортлар». Ул Сахалин, Камчатка, Курил утраулары һәм искиткеч табигый ландшафтлы башка истәлекле урыннарга туристлык сәяхәтләре кылган вакытта туган тәэсирләргә нигезләнгән. Күңелгә якын булган Октябрьский шәһәренең дә, Башкортстан Республикасының да табигый матурлыгы игътибарсыз калмый.
Әмма Алия Солтан туган шәһәрендә төп игътибарны әбисенә бирә. Нәркәс Борһан кызы Дусаевага бүген 92 яшь.
— Әбием үз яше өчен күтәренке күңелле, тормыш җанлыклы кеше. Ул яхшы һава торышында таяклар белән йөри, мәдәни чараларда сәхнә алдында чыгып биюдән дә тартынып тормый. Нәркәс әбием кошларны бик ярата. Салкын кышларда аларны бодай белән тукландыра. Гомумән, ул безнең өчен максат кую һәм тормышка омтылу үрнәге, — дип кадерле кешесе турында бәян итә Алия. — Әбием татар телен яхшы белә. Кызганычка, мин туган телем белән күптән түгел генә кызыксына башладым һәм аңламаган сүзләрне нәнәемнән сорыйм.
Безнең гаилә — укытучылар гаиләсе — әбиемнең бабасы мулла булган, ул тирә‑яктагы балаларны укыткан. Нәнәйкә дә бик озак еллар авылларда мөгаллимә булып эшләде. Әнием — математика укытучысы, әтием — физикадан гыйлем бирде, кыз туганым шулай ук педагогик белемгә ия. Ир туганым гына башка юлдан китте — ул музыкант, җырлар иҗат итә, башкаларның җырларын башкара. Мәскәүдә һәм Бостонда билгеле бер даирәләрдә бик танылган шәхес.
Сәнгатьнең чиге юк
Алия Солтан үзе дә фотограф буларак кына киң танылу тапкан шәхес түгел. Ул сәяхәтләр һәм турлар төшерү белән генә мавыкмый, аның арсеналында — мәдәни чаралар, спорт, балалар бәйрәмнәре, концертлар да бар. Үз белемен һәм күнекмәләрен күтәрү өстендә даими эшләүне максат итеп куйган шәһәрдәшебез тематик курслар тәмамлый. Квестлар иҗат итә. Төрле дәрәҗәдәге фестиваль һәм программаларда уңышлы чыгыш тота. Ул «Точка» документаль фильм авторы. Моннан тыш, рок‑музыкант, язучы һәм композитор Гарик Сукачевта, «Луна» һәм «Мультфильмнар» төркемнәрендә фотограф һәм оператор булып эшләү тәҗрибәсенә дә ия.
Алия Солтан — ВКонтактеда «Мәдәният. Шәһәр. Окт.» берләшмәсенә нигез салучыларның берсе.
— Шул рәвешле без урта буын кешеләрен шигърият дөньясына, матурлыкка җәлеп итәргә уйлаган идек. Әмма анда күпчелекне балалар һәм пенсионерлар алып тора. Шулай да алга китеш бар дип саныйм, халык акрынлап тартыла. «ПРОчтение» кешеләрдә күбрәк кайтаваз таба. Бүген күпләр дөнья челтәрләрендә «утыра». Безнең төркемгә кереп чыгарга да була. Без атнасына өч тапкыр өлкәннәр, айга бер тапкыр балалар белән видеоязмалар урнаштырабыз һәм тыңлаучыларыбыз да, безгә җавап итеп, үз язмаларын «ыргытсалар», безнең аралашу гомумән җанлы килеп чыгачак, — дип Алия Солтан кунакка дәшә.
Фотосурәтләрме ул, фильмнар, әллә инде матур әдәбиятмы — болар барысы да җаннарга рәхәтлек иңдерә торган илаһи бер серле дөнья. Аларны бары тик тоя һәм күрә белергә генә кирәк.
Илмира ГАЛИЕВА