Чаллы шәһәре янындагы «Дуслык» бакчачылык ширкәте районында 77 яшьлек әби мәете кар көрте астында табылган. Аны 5 көн эзләгәннәр. Әбинең әйберләре дә шунда яткан. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте. Хатын-кыз 19 гыйнварда югалган. Ул өеннән чыгып, трамвай тукталышына таба киткән. «Домостроители» тукталышында 8нче трамвайга утырып, ГЭС бистәсенә таба китә. Аннары аның эзе югала. Сhelny-biz.ru белешмәсе буенча, Игенче авылы районында әбинең элек дачасы булган. Ул деменция белән авырган. Хәзер аның ни сәбәпле үлүен ачыклыйлар.
Татарстанда биш көн элек югалган әбине кар көртеннән тапканнар
24 января 202424 янв 2024
~1 мин