Танылган аранжировщик Марат Мухинның хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларның сорауларына җавап бирергә ярата. Блогер ашказанын кечерәйтү өчен операция ясатты, һәм аның буй-сыны күзгә күренеп матурланды. Сорауларның күбесе шул темага кагылышлы. «Сез ничә тапкыр һәм күпме ашыйсыз?» – дип кызыксыналар. «Мин гел ашыйм кебек, йә ашыйм, йә чәй эчәм – икесен бергә эшләмим, алай ярамый», – дип җавап биргән блогер. «Тирегез асылынып төшсә, операция ясатасызмы?» – дип кызыксынучыга ул: «Юк. Артык тирем юк. Бу – минем элеккеге авырлыгым артык зур булмаганга шулайдыр. Әмма соңрак арт ягымны «ясыйсым» килә. Арт ягының тигез булуын яратмыйм, хатын-кызда да, ир-атларда да. Тик имплант белән түгел, үз маем белән булдырырга тырышачакмын. Күкрәкләрне дә «күтәрттерергә» кирәк булыр инде», – дип җавап биргән.
Ашказанын кечерәйткән Гөлия Вәлиәхмәтова башка җирен зурайтырга тели
23 января 202423 янв 2024
1
~1 мин