Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның кече кызы Арианада атопик дерматит һәм йомырка агына аллергия. Шул сәбәпле, баланы диңгезгә ешрак йөртергә тырышалар. Анда баланың, дарулар эчмичә дә, 3 көндә төзәлүе турында сөйләгән иде җырчы. «Ариана кырыс диетада. Әлегә карабодай, брокколи, кәбестә, ташкабак, дөге ишене генә ашарга ярый. Ә аның иң яраткан ризыклары – ул шоколад, торт, бал, чипсы. Бу ризыкларны өстәлдә күреп калса, «кызым, бу сиңа ярамый, тегесе ярамый» дип әйтәбез. Ул, әлбәттә, безгә ачулана. Кайвакытта «зинһар өчен, берне генә» дип кычкырып елап та, үтенеп тә сорый. Ә бу юлы төелгән кукуруз бөртекләрен (хлопья) үзе каяндыр табып алган да, без аңардан үтенеп сорагач, бездән көлеп, «юк» дип утыра. Ачу сакламый ул, ә хәтере әйбәт», – дип язган җырчы. Видеоны караучылар сабыйны кызганып та куйган, шуңа бәләкәчнең сәламәтлеге тизрәк ныгуын теләгәннәр.
Гүзәл Уразова нәни кызының кырыс диетасы турында: «Тәмлене елап та, үтенеп тә сорый»
3 февраля 20243 фев 2024
9
~1 мин