Фирдүс Тямаевның концертлар сезоны башланып китте. Кичә ул туган ягы Нурлатта чыгыш ясаган. Артистның әлеге концерты бигрәк тә хисле – күз яшьләре белән узган. Көтелмәгән хәл Тямаев «Ялгыз торна» җырын башкарганда була. Җырның кушымтасында җырчының тамагына төер тыгыла, күз яшьләре бәреп чыга. «Мин ялгыз түгел. Минем йөрәгемдә яраткан тамашачым, Нурлатым – сез бар. .. Әниләр, исән-сау кайтсын улларыгыз. Шушы җыр белән озаттык бит», – ди ул җырның куплетлары арасында. Җыр азагына бөтен зал торып баса. Халыкның да күзенә яшь тула. Бу хәл турында ул бүген – туган көне көнне – болай дип язды: «Минем бүген туган көн. Бу җырга тамашачым торып басты. Мин дә яшемне тыя алмадым… Шунда уйлап куйдым – шулдыр ул халык мәхәббәте! Рәхмәтлемен Раббыма. Әти-әниемә, яраткан гаиләмә. Туганнарыма, ышанычлы дусларыма, Тямай командасына. Рәхмәт халкыма. Мин сезне просто люблю и все». Видео астында Фирдүс Тямаевның тамашачысы аны, туган көне белән котлап, ихлас теләкләргә күмгән.