Танылган гимнаст, телетапшырулар алып баручы Ләйсән Үтәшева белән ире, «Comedy Club» резиденты Павел Воляның тапшыру вакытындагы әңгәмәсе социаль челтәрләрдә таралды. Видеога «ир – кайда да ир» дип исем биргәннәр. Видеода Ләйсән иренә көнләшү хисләрен белдергән, Павел Воля да җавапсыз калмаган. Һәм Катя Решетникованы күрәсең. Ә мин юк кебек… – Ничек син юк, бу ачык изүең белән! Төртеп чыккан бит! «Бу – матур бию тамашасы», – дип сөйли башлаган Ләйсәнне ире: «Пиджагыңны менә болай итеп ябып куя аласыңмы? Үтенәм!» – дип, үз изүен ябып күрсәтә. Ире уенын-чынын бергә кушып кисәтү ясаган саен, Ләйсән түшен яба төшә. Видеоны караучылар аларның бер-берсен тулыландырып торуына соклана. «101 тапкыр карадым. Мәхәббәт»; «Паша молодец, Ләйсән дә үзен дөрес тота»; «Ир-ат көнләшергә тиеш, хатыннарын ярымшәрә йөртүче ирләргә аптырыйм»; «Чын ир-ат», – кебек комментарийлар бар. Ләйсән Үтәшева – «Comedy Club» резиденты Павел Воляның хатыны. Алар өйләнешүләре турында артык сөйләп тормадылар. Шуңа күрә ба
«Төртеп чыккан бит!»: Ләйсән Үтәшеваның ире хатынына изүен капларга кушкан
2 февраля 20242 фев 2024
9
~1 мин