Каменск-Уральск шәһәрендә сәер генә һәлак булган 16 яшьлек кызның мәетен кабат экспертиза өчен эксгумацияләгәннәр. Ул 2023 елның 8 августында үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. «Кабат экспертиза өчен декабрьнең беренче көннәрендә Дананың мәетен эксгумацияләделәр, аннары 4 декабрьдә кабат җирләделәр. Экспертиза нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел», – дигән сайт чыганагы. 2023 елның 8 августында кыз Екатеринбургтан Каменск-Уральскига кайта һәм өенә җәяү бара. Ул телеграм-каналына шомлы хәбәр язып куя. «Кадерле Каменск кешеләре! Мин сезнең белән бер җирдә кабат булуыма бик шат, ләкин хәзер автобуслар йөрми, миңа өйгә кадәр соло кайтырга туры килә. Шуңа күрә мине үтермәвегезне, көчләмәвегезне үтенәм, мин өйгә кадәр кайтып җитәргә телим. Һичьюгы, бүген», – дип яза Дана. 1 тәүлек узгач, Дананың мәетен урман полосасыннан 10 метр ераклыкта табалар. Тикшерүнең якынча версиясе буенча, ул синтетик матдәдән үлгән булуы ихтимал. Ләкин соңрак, аны үтерүдә шикләнеп, Эдуард Г. тоткарлана. Фа
Сәер фаҗига: Кабат экспертиза өчен 16 яшьлек үсмер кызның мәетен казып алганнар
21 января 202421 янв 2024
1
1 мин