Гомер-гомергә Салават Фәтхетдиновның төп шаярту объектлары булып музыканты Альфред Якшимбетов, алып баручы Ядкәр Хәбибуллин һәм үзенең шәкертләре торды. Салават абыйсыннан Рифат Зариповка аеруча еш эләгеп тора инде. Рифатның ябыклыгына тукталмыйча берәр концерты булса да үтәме икән?
Бу көннәрдә булган концертларының берсендә ул тагын Рифатның ябыклыгына бәйләнеп аптыраткан. Бу юлы аңа аз булса да тазарырга тырышырга, моның өчен Вадим Захаровтан азрак «май сорап торырга» киңәш иткән.
«Нишләп йөри икән бу монда?» – дигән сорау борчыйдыр күпләрегезне. Рифат Зарипов чирләгән, мине аның урынына чакырдылар. Рифатны алыштырырлык кеше сез генә, дип әйттеләр. Рифат балакаем тагын чирләгән, тагын да ябыгып киткән. Беркөнне әйттем әле үзенә: «Бигрәк ябык син, балакаем», – минәйтәм. «Әнә, ал азрак май Вадимнан», – дигән идем. «Кирәкми! Миңа хәләл кирәк», – диде. «Алайса, Винаристан ал», – дигән идем: «Аныкы тем более кирәкми!» – дип җавап бирде», – дигән җырчы.
Рифат Зарипов та сүз артыннан кесәгә керә торганнардан түгел шул.