Кемерово өлкәсенең Мыски шәһәрендә Яңа ел алдыннан 18 яшьлек кыз югала. Үтерүдә шикләнеп тоткарланган ир-ат машинасында руль артында утырган кызны каеш белән буып үтерүен һәм кар көртенә күмеп куюын сөйләгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. Кыз былтыр 30 декабрьдә югала. Соңрак ачыкланганча, ул машинасына бер ир-атны утыртып алып бара. Менә шул кеше аның гомерен өзә. Җинаятьтә шикләнелүче 35 яшьлек ир-ат та Мыски шәһәрендә яши. Ул 18 яшьлек кыз идарә иткән машинаның арткы утыргычына кереп утыра. Аннары кызга арттан һөҗүм итә. «Ул кычкыра башлады, мин аның авызын томалыйсы идем. Ул тарткалашырга тотынды. Мин, ничектер, үзеннән-үзе каеш тартып чыгардым да аның муенына чорнадым», – ди үтерүче. Аннары ул машинадан чыга, кызның мәетен кеше йөрми торган урында карга күмеп калдыра. Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 30 декабрьдә бу ир-ат мәрхүмә кыз идарә иткән машинаның арткы утыргычында була. Алар Мыски шәһәренә таба технологик юлдан бара. Кисәк
18 яшьлек кызны машинасында каеш белән буып үтереп, кар көртенә күмеп куйганнар
19 января 202419 янв 2024
1 мин