Владимир Зеленский Украинаны Россия армиясенә бирешмәслек корал белән тәэмин итәрлек ресурслар дөньяда юк, дип әйткән. Бу хакта РИА Новости яза. «Мәсәлән, 155 калибрлы артиллерия. Бөтен дөньядагы 155 калибрлы артснаряд җитештерә торган барлык компанияләр Украинадагы артиллерия сугышын тәэмин итү өчен җитәрлек түгел... Бүген Украина армиясенә Россия армиясе белән сугышны күтәрер өчен җитәрлек күләмдә артиллерия җитештерү күләме дөньяда юк», – диде Зеленский Давоста узган матбугат конференциясендә. Әлеге видео Зеленский офисының YouTube каналында чыккан. Украинаның сәнәгатьнең стратегик тармаклары мәсьәләләре министры Александр Камышин белдергәнчә, Киев беркайчан да үзендәге җитештерү хисабына гына коралга булган ихтыяҗны тулысынча каплый алмаячак. «Без сугыш кырында көчсез булачакбыз, безнең артиллериядә бик зур дефицит булачак, без баллистик ракета һөҗүмнәренә каршы тора алмаячакбыз, күп кеше һәлак булачак һәм яраланачак... Бөтен Европа өчен зур кризис булачак. АКШ, ЕС ярдәменнән башка
Зеленский: Россия белән сугышу өчен дөньяда җитәрлек ресурслар юк
19 января 202419 янв 2024
1 мин