Башкортстанның Баймак шәһәре суды янында рөхсәтсез акция узу сәбәпле, полиция җинаять эше кузгатты, дип хәбәр итә «Татар-информ». Баймак судында «Нәфрәт яки дошманлык уяту, кешене түбәнсетү» маддәсе буенча гаепләнгән Фаил Алчинов* эше каралды. Суд барганда бина янына кешеләр җыела, санкциясез митинг уза. Тикшерү версиясе буенча, суд алдыннан, җинаять җаваплылыгыннан коткару нияте белән халыкны җыю өчен, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда хәбәрләр таратылган. Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, массакүләм акция вакытында каза күрүчеләр булган, шул исәптән – хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм аларның техникасы. Полиция бу җинаятьтә гаепле кешеләрне ачыклый, диелә хәбәрдә. Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу вакыйгага үз бәясен бирде, дип хәбәр итә «Татар-информ». Ул «экстремизмны һәм вазгыятьне кискенләштерүне кабул итмәячәкмен» дип белдерде. «Башкортстан Башлыгы буларак, мин республиканы, кешеләрне милли, тел, дин күрсәткечләреннән чыгып халыкара ты
Баймактагы хәлләр уңаеннан, Башкортстанда полиция җинаять эше ачты
18 января 202418 янв 2024
1 мин