Найти в Дзене
Күзәтү

Рухларны мескен иткән коллык

Әтнә татар дәүләт драма театрында да ул көн килеп җитте. 100гә якын театр сәхнәсендә уйналган, балет һәм опера куелган, фильм төшерелгән Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясе Әтнә сәхнәсендә дә куелды. Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясе 1963 елда язылган. Беренче тапкыр пьеса Уфада, Башкорт академия драма театры сәхнәсендә 1964 елда куелган. Соңгы елларда коллективның төрле режиссерлар белән эшләвен, төрле жанрдагы спектакльләр чыгаруын кызыксынып күзәтәбез. Яңалыкларга ияләшеп киләбез. Һәр премьераны тамашачы энә күзе аша үткәрә – үзара фикер алыша. Гаҗәп түгел, театр сәнгатенә чиксез мәхәббәт берләштергән әтнәләр өчен башкача була да алмыйдыр. 106 сезонын Әтнә татар дәүләт драма театры Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясе белән ачты. Спектакльнең режиссеры бурят кызы Сойжин Жамбалова. Сойжин ГИТИСны тәмамлаган, яшь булса да бик күп театрларда спектакльләр куйган. Аның хәтта берничә эше «Алтын битлек» милли театр премиясенең лонг-листына кергән. Сойжинны

Әтнә татар дәүләт драма театрында да ул көн килеп җитте. 100гә якын театр сәхнәсендә уйналган, балет һәм опера куелган, фильм төшерелгән Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясе Әтнә сәхнәсендә дә куелды.

"Ай тотылган төндә" спектакленнән күренеш
"Ай тотылган төндә" спектакленнән күренеш

Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясе 1963 елда язылган. Беренче тапкыр пьеса Уфада, Башкорт академия драма театры сәхнәсендә 1964 елда куелган.

Соңгы елларда коллективның төрле режиссерлар белән эшләвен, төрле жанрдагы спектакльләр чыгаруын кызыксынып күзәтәбез. Яңалыкларга ияләшеп киләбез. Һәр премьераны тамашачы энә күзе аша үткәрә – үзара фикер алыша. Гаҗәп түгел, театр сәнгатенә чиксез мәхәббәт берләштергән әтнәләр өчен башкача була да алмыйдыр.

"Ай тотылган төндә" спектакленнән күренеш
"Ай тотылган төндә" спектакленнән күренеш

106 сезонын Әтнә татар дәүләт драма театры Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясе белән ачты. Спектакльнең режиссеры бурят кызы Сойжин Жамбалова. Сойжин ГИТИСны тәмамлаган, яшь булса да бик күп театрларда спектакльләр куйган. Аның хәтта берничә эше «Алтын битлек» милли театр премиясенең лонг-листына кергән. Сойжинның үзеннән Әтнә театрныа кайтуы турында сорашкач:

- Ел ярым элек театр директоры Ленур Зәйнуллин бирегә спектакль куярга чакырган иде. Һәм ел ярым сөйләшүләр барды. Ниһаять, безнең очрашу булды, коллектив белән катлаулы юллар аша узып, бүген зур эш башкардык. Барысы да җиңел булды димим, чөнки труппа зур түгел, штат кечкенә. Әмма алар бу “көрәш”не лаеклы кабул иттеләр, диясем килә. Авыл театрында шушындый спектакль чыгару үзем өчен дә зур тәҗрибә булды, - диде.

Спектакльнең рәссамы – Натили-Кейт Пангилинан. Композитор – Дахалэ Жамбалов (Сойжинның энесе). Хореограф – Мария Сиукаева. Ут куючы рәссам – Анна Короткова. Болар барысы да Сойжин Жамбалова алып килгән команда.

"Ай тотылган төндә" спектакленнән күренеш
"Ай тотылган төндә" спектакленнән күренеш

Ыру белән Тәңкәбикә байбичә (Рәзилә Шәрифуллина) идарә итә. Тәңкәбикә кайчандыр шушы ыруга килен булып төшкән, ире чираттагы бер яудан кайтмый калгач, йола буенча, башлык булып калган. Инде уртанчы улы Акъегет тә (Айзат Хәйруллин) үсеп җиткән, менә, ырудашы, сылу кыз Зөбәрҗәткә (Сиринә Хисмәтуллина) гыйшык тотып, кайда гына булсалар да гел бергә. Икесе тиң тезләнеп ялваруга каршы тора алмыйча, Тәңкәбикә әлеге бәхетле парга гаилә корырга да фатихасын бирә. Ләкин насыйп “ризык” теш сындырып булса да, барыбер керә, диләрме әле.

Яуга киткән ыру ирләре кайта. Шулар Тәңкәбикә каршына кулъяулыкка төрелгән туфрак куя: "Өлкән улың яуда башын салды". Газиз ирен каршы алу өчен элеккеге туй күлмәген киеп чыккан һәм шушы мизгелдә толга әверелгән япь-яшь Шәфәкъ (Зөһрә Мөхәммәтгалиева) өзгәләнеп елый: "Туй күлмәгем - кәфенлегем булыр, үз яныңа алчы?.."

Үлгәннәр артыннан үлеп булмый, Тәңкәбикә байбичәгә ыруны тотарга кирәк. Ә йола - үтә кансыз. "Зөбәрҗәт белән икегезгә биргән фатихамны кире алам. Син абыеңнан калган тол җиңгәң Шәфәкъкә өйләнергә тиеш. Ә сиңа ярәшкән һәм калым түләнгән Зөбәрҗәт унике яшьлек энекәшең Ишморзага булыр"...

Уйламанда тол калган Шәфәкъ төннәр буе елап, бәргәләнеп чыга. Гыйшкыннан баш тарта алмаган Акъегет сиздерми генә төннәрен Ишморза (Диләрә Хадиева) белән Зөбәрҗәт яшәгән тирмәгә барып йөри. Ләкин кыек адым ил күзеннән читтә калмый шул. Ыруга ялгыш кына килеп кергән Дәрвиш (Марат Хәбибуллин) Акъегет белән Зөбәрҗәтне аера алмаячагын аңлап, Тәңкәбикә байбичәдән яшь Шәфәкънең кулын сорый. Байбичә ризалык бирмәгәч, аның яшьлектәге хыянәте, шул гөнаһтан туган улы Дивананың (Фаяз Хөсәенов) серен барча ыру алдында фаш итү белән яный. Инде алай да җиңә алмагач, аксакалларны (Таһир Габидуллин, Рәзинә Заһидуллина, Зиннур Һадиев) яшьләрне җәзага тарттыру өчен җыйнап килә. Аксакаллар яшьләрнең өзгәләнүенә, тол калган хатыннарның ялваруларына да игътибар итми: "Безнең бабайлар ук нигезләгән йолалар бар. Алар - канун", дип тәкрарлыйлар.

"Ай тотылган төндә" спектакленнән күренеш
"Ай тотылган төндә" спектакленнән күренеш

Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” спектакле ярты гасырдан артык вакыт элек язылса да, бик күп сәхнәләрдә куелса да, бүгенге көндә дә яңгырашын югалтмаган әсәр. Режиссер бүгенге заманга яраклаштырып, кешелек яшәешенең гомерлек асылы булган мәхәббәт, тугрылык, хыянәт, ирек кебек мәңгелек темаларны, үз алымы аша тамашачы күңеленә җиткерә алды.

Күңел белән яшьләрне фаҗигагә этәргән йола белән бер дә килешәсе килмәде. Зал тутырып килгән тамашачы да тында алмый сәхнәдәге һәр хәрәкәтне күзәтте. Ара-тирә мышык-мышык килеп, борын сөртүчеләр ишетелеп куйды.

Әтнә театры куйган “Ай тотылган төндә” спектакленә төрле фестивальләрдә уңышлар, артистларыбызга яңа үрләр насыйп булсын.

Спектакльнең асылына төшенер өчен һичшиксез барып карарга кирәк – яшьләргә дә, әлеге пьеса белән таныш булган өлкән буынга да.