Октябрьскийлылар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызны матди яктан да, рухи яктан да хуплап торуны дәвам итә
Вотякны кызы ясаган сурәт саклый һәм яклый
Махсус хәрби операциядә катнашучы Вотяк чакырулы якташыбыз үзенең сугыш көннәре һәм үзе турында сөйләде.
Кораллы низагка чакырган повестканы кулына алгач, безнең шәһәрдәшебезнең тормышы икегә бүленгән. Саратовта хәрби шөгыльләр узган солдат бүген дошманнан азат ителгән Донбасс территорияләре сагында тора. Аңа хәрби тормышка күнегергә, авырлыкларны һәм стрессны җиңәргә гаиләсе, әти‑әнисе, дуслары ярдәм итә. Вотякның талисманы да бар икән — кызы ясаган сурәт. Ул аны бәла‑казалардан саклый, көч бирә һәм якты киләчәккә өмет уятып тора.
— Махсус хәрби операция зонасына барып эләккәч, мин бердәм эш итүнең никадәр мөһим булуын аңладым. Бер генә ялгыш эш‑гамәл дә аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә без һәрвакыт аңлашып, дөрес карарлар кабул итеп хезмәт итәргә тырышабыз.
Без «эшли» торган территориядә күпчелек гаскәрләрне Октябрьскийдан киткән кешеләр тәшкил итә. Алар белән элек таныш кына булсак, хәзер без, бер‑беребез өчен ныклы терәк булырдай, чын дуслар.
Вотякның хәрби контракт төзергә теләгән якташларына теләкләре дә бар булып чыкты.
— Әлеге кыю һәм җитди адымга барырга карар иткән кеше йөрәге кушуы буенча эш итәргә тиеш. Тормышның бөтен кыйммәтләрен акчага гына кайтарып калдыру, миңа калса, дөрес түгел. Чөнки әти‑әниләребез, гаиләбез, якын кешеләребезнең тыныч күк астында яшәве бездән тора. Элек‑электән үк ил азатлыгы хакына безнең ата‑бабаларыбыз яуга чыккан. Димәк, безнең буын ир‑егетләре дә сынатырга тиеш түгел, — диде ул чын ирләргә хас ныклык белән.
Хәтта алма да бирәләр
Мулла микрорайоныннан Гриша чакырулы көрәшче (фотода) кыска вакытлы ялга кайткан. Ул исемле Башкорт полкында — Даян Мурзин исемендәге 1нче батальонда хезмәт итә.
Якташыбызның көр тавышыннан аның үз карары өчен үкенмәве сизелеп торды.
— Шәһәр халкы туплап озата торган гуманитар ярдәм безгә килеп җитә. Күптән түгел генә хакимият башлыгы Алексей Пальчинский үзе дә килеп киткән. Күрешеп булмады, мин алгы сызыкта идем. Һәр 10 көн саен бер‑беребезне алгы сызыкта алыштырабыз, без яу кырында бертуганнар кебек үзебезне хис итәбез.
— Туклану мәсьәләсенә дә зарланырлык түгел. Ашау яхшы, хәтта алма да бирәләр! Алгы сызыкта, табигый ки, коры паек — тушенка, ярма, бәрәңге, тәмләткечләр. Көндез пешергән шулпа белән кичен тамак ялгыйбыз. Ә иртән, гадәттә, тиз әзерләнә торган ботка пешерәм. Акмай, үсемлек мае — барысы да бар. Свежий ит пешерергә генә вакыт юк.
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз янына республика вәкилләре дә бик еш килә. Гриша сүзләре буенча, Башкортстан башлыгының хәрбиләр белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов солдатлар белән даими элемтәдә тора.
Гриша — пехотачы, сугыш машинасын йөртүче механик. Соңгы вакытта, гаскәрләрне тулыландырып, яшь ир‑егетләр килгән. Өлкәнрәк яшьтәге солдатларга машиналар белән идарә итү мөмкинлеге бирелгән. «УАЗикларда алгы сызыкка кешеләр, азык‑төлек алып барабыз. Кулда — автомат, блиндаждан чыкканда һәрвакыт бронежилет киеп йөрисең, аның авырлыгы 11 килограммнан артык. Безне граната ыргытырга, сакланырга, һөҗүмгә барырга яхшы өйрәттеләр. Иң сөендергәне шул — без көн саен алга, куелган максатларга барабыз! Димәк, җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак!» — дигән якташыбызның һәр сүзендә зур ышаныч яңгырады.
Московка халкы фронтка ярдәм итә
Рузилә һәм Мисхәт Габдрахмановлар окоп шәмнәре ясыйлар. Алар махсус хәрби операция зонасындагы безнең хәрбиләргә бик кирәк.
Бу игелекле эштә аларга туганнары һәм Московка микрорайоны кешеләре ярдәм итә. «Оберег» волонтерлар төркеме окоп шәмнәре ясау өчен кирәкле материалларны сатып алуда, әзер әйберләрне «тасма» артына озатуда булыша.
Московкада яшәүче 89 яшьлек Нурикамал әби Гыйлаҗетдинова кылган изге эшләр исә гомумән горурлык уята. Ул махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен мунчалалар бәйли. Әбинең ике аягы да юк, әмма ул яу кырындагы ир-егетләребезгә ярдәм итү өчен үзендә көч таба.
Өстәмә түләү гамәлдә
Башкортстанда 100 мең сум күләмендәге өстәмә түләүләрне 2024 ел ахырына кадәр озайттылар.
Үзгәрешләр республика башлыгының 2023 елның 7 ноябрендәге «Хәрби хезмәт үтүче аерым категория затларга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында»гы указына кертелде.
Исегезгә төшерәбез, указ белән мобилизацияләнгәннәр һәм 2023 елның 10 ноябреннән соң Русия Кораллы Көчләре белән хәрби хезмәт үтү турында контракт төзегән Башкортстаннан чакырылучылар өчен 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләнде.
Түләүләр чакырылыш буенча хезмәт итү урынына контракт төзегән запаста булмаган кешеләргә дә кагыла. Шул ук вакытта әлеге указ Миңнегали Шәйморатов исемендәге ирекле башкорт мотоукчы батальоны һәм төбәк тарафыннан оештырылган башка подразделениеләр сугышчыларына кагылмый.
100 мең сум түләү мобилизацияләнгәннәрнең һәм чакырылучыларның федераль һәм төбәк законнарда каралган башка түләүләр яки социаль ярдәм чаралары алу хокукын билгеләгәндә исәпкә алынмый.
Батырлар эше!
Октябрьскийда контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү дәвам итә.
Сайлап алу пунктларына 65 яшькә кадәрге ир‑атлар һәм 45 яшькә кадәрге хатын‑кызлар мөрәҗәгать итү хокукына ия. Алгы сызыктагы хатын‑кызлар медицина персоналы, элемтәче яки аш‑су остасы буларак ярдәм күрсәтә ала.
Илмира ГАЛИЕВА