Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Райондашыбызны Әтнәгә кунакка чакырганнар

Очрашу мизгелләре.
Очрашу мизгелләре.

Райондашыбыз Альбина Фазлыева Әтнә районының Комыргуҗа авылында урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музейда укучылар, укытучылар һәм район мөслимәләре белән очрашуда катнашып кайтты.

Чара татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, илаһият галиме, педагог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) туган көне уңаеннан оештырылды.

Очрашу барышында татар хатын-кызына хас булган милли киемнәр турында сөйләштеләр, фикерләр алыштылар.