Найти тему
Интертат

Баянчы Булат Шәриповның зур сөенече бар

Баянчы, композитор Булат Шәриповка «Татарстанның атказанган артисты» дигән исем бирелгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә музыкантның иҗатташ дуслары хәбәр итә, аны мактаулы исем алуы белән тәбрикли.

Җырчы Зәринә Хәсәншина сторисларына: «Дустым, талантлы виртуоз баянчы Булат Шәриповны Татарстанның атказанган артисты булуы белән котлыйм. «Шушы көннәрең» килеп җитте», – дип язган. Музыкантны телевидениедә тапшырулар алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллина, җырчы Игорь Дмитриев һәм баянчы дуслары да, иң яхшы сүзләр белән генә искә алып, үзләренең матур теләкләрен җиткергәннәр.

Булат Шәрипов – «Татар моңы» конкурсы лауреаты. Бүгенге көндә татар эстрадасының бик күп популяр артистлары белән хезмәттәшлек итә. Аранжировка ясау белән шөгыльләнә һәм җырларга көйләр яза.