Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасының гомуми мәйданы 48 мең 824 кв.м. тәшкил итәчәк. Бинада 1370 тамашачы сыйдырышлы булачак. Мондый мәгълүматлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарында һәм Казан муниципалитетының документлар һәм хокук актлары җыентыгында басылган.
Театрны дүрт зал белән җиһазлау планлаштырыла. Зур зал 788 тамашачыга яракланган булачак, көнчыгыш (түгәрәк) зал 242, универсаль зал - 300 кешегә, камера залы 40 урынга исәпләнәчәк. Проект документациясе буенча, эшчеләрнең саны 544 кеше тәшкил итәчәк.
Бинаның биш каттан алып сигез катка кадәр булуы көтелә, шунда ук цоколь кат һәм зур сәхнәнең өске механик катлары да керәчәк. Театрның яшелләндерү мәйданы якынча 3710 кв. м. булачак. Моннан тыш, мәдәният учреждениесенә килүчеләр өчен 140 машина кую урыны булачак: 40 урын театр янында һәм 100 урын муниципаль машина кую урыннарында.
"Проект буенча театр бинасы өчен фаразланган парковкалар саны 200гә җитә. Бина тарихи территориядә урнашу сәбәпле, машина кую урынын 30%ка кыскартырга кирәк булды, - 140 машина кую урыны, шул исәптән хәрәкәте чикләнгән кешеләр өчен 14 машина кую урыны билгеләнде", - диелә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарында.
Бинаның үзенә килгәндә, Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры төзелеше 13 миллиард сумга төшәчәк. Бу сан дәүләт сатып алу порталында күренә.
Объект төзелешен Владимир Казилов җитәкчелегендәге "Евростройхолдинг+" компаниясе башкарачак. Заказ бирәче булып Татарстан Республикасының Төп төзелеш оешмасы тора. План буенча, барлык эшләр 2025 елның көзенә тәмамланырга тиеш.
Бина төзүнең башлангыч чыгымнары икеләтә диярлек артты: ике ел элек, объект концепциясе сайлангач, аны 7 миллиард сумга төзү планлаштырылган иде.