Социаль челтәрләрдә видеоролик популярлык казанды: Россия армиясе сугышчысы үзенә таба очкан дроннан котылып кала ала. Кадрлардан күренгәнчә, сугышчыга таба FPV тибындагы дрон-камикадзе оча. Бу дрон эчендә камера бар, ул сигналны дрон белән идарә иткән операторга тапшыра һәм оператор виртуаль чынбарлык рәвешендә күрә. Ягъни, гади генә итеп әйткәндә, оператор үзен дрон эчендә утырган очучы кебек хис итә. Әмма шушындый дронны да сугышчы алдый алган. Сугышчы шушы дронга башта автоматтан ата, әмма тидерә алмый. Дрон һөҗүм иткән мизгелдә, сугышчы бер якка сикерер кебек хәрәкәтләр ясый, дрон шуңа алданып һөҗүм итә, әмма сугышчы икенче якка сикерә дә җиргә ята. Дрон төшеп шартлый. Сугышчы торып китеп бара. «Беренче канал» хәбәр итүенчә, бу сугышчы – 1нче Донецк корпусыннан. Сугышчының мондый салкын канлылыгы дрон белән идарә иткән операторларны да сокландырган. Алар соклануларын яшерми: «Красавчик! Синдә «алмаз йомыркалар, братан!» – дип бәялиләр. Социаль челтәрләрдә сугышчыны «футболда яхшы
Салкын канлылык һәм тиз реакция үрнәге: сугышчы үзенә таба очкан дронны алдый алган
17 января 202417 янв 2024
1 мин